Хәтердә яңарту
Кем әйтмешли, мин дә анда булдым, барысын да күрдем. Сезгә дә бәян итәм. Өч урынны берләштергән маршрут Тукай музееннан башланды. Экскурсиягә килүчеләрне алдан ук кызыктырып куйдылар. Биредә шагыйрь тормышы белән таныштырудан тыш, музей урнашкан Шамил йортындагы манарага да менеп булачак. Башка вакытта мондый мөмкинлек булмагач, әлбәттә, менеп карыйсы килә бит инде.
Бу урында бераз читкә китеп, музей урнашкан бина турында да язып үтик. Ул Иске Татар бистәсендәге Юнысов мәйданы янында 1863 елда төзелә. Хуҗасы – I гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков. Аның кызы 18 яшьлек Мәрьямбану имам Шамилнең улы, 45 яшьлек Мөхәммәт Шәфигә кияүгә чыга һәм ике катлы мәһабәт бина яшь парга туй бүләге итеп бирелә. Соңрак Мәрьямбану йортны II гильдия сәүдәгәр Ибраһим Вәлиуллинга сата. Ул монда кәнфит фабрикасы ача. Революциядән соң йорт коммуналь фатирга әйләндерелә. 1981 елда бина тарихи һәйкәл дип игълан ителә. Төзекләндерү эшләре үткәрелеп, 1986 елда биредә шагыйрьнең 100 еллыгына Тукай әдәби музее ачыла.
Музейның фәнни хезмәткәре Лена Тябина, мондагы экспонатлар белән таныштырып, экскурсия уздырды һәм вәгъдә ителгән манарага менү юлын күрсәтте. Борма-борма тимер баскычтан өскә менеп, андагы тәрәзәләр аша Юнысов мәйданын күзәттек. Бу манарага менеп, элекке хуҗалары да шулай күзәтеп торды микән? Анда әллә ни эшләп булырлык түгел, мәйданы бик кечкенә. Без, экскурсиягә җыелучылар, күбебез – журналистлар һәм блогерлар, фотога төштек һәм төшердек тә юлыбызны дәвам иттерергә урамга чыктык.
Юнысов мәйданы XVIII гасырның икенче яртысында төзелгән, аны татар сәүдәгәрләре Юнысовлар хөрмәтенә атаганнар. Чатларында бакчалар урнашкан булган. XVIII гасырда да шулай аталганнардырмы, хәзер алар, төзекләндерелгәннән соң, Сагыш, Мәхәббәт, Бию, Мәйдан бакчасы дип йөртелә. Лена ханым шушы тирәлектәге татар сәүдәгәрләренең сакланып калган йортлары, Тукайның замандашлары хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Алар турында инде ишеткән дә бар, ләкин хатирәләрне яңарту үзенә бер рәхәтлек бирде. Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй исемнәрен экскурсиядә катнашучылар колагына тагын бер кат киртләп кую артык түгел.
Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова турында зур яңалыклар ишетмәсәк тә, мәхәббәт кыйссасы барыбер татлы инде ул. Чистайда туып үскән кыз 1907 елда белем алырга Казанга килә. Бу вакытта аның ике абыйсы биредә сәүдәгәр Бәхтиевләрдә ялланып эшли торган була. Зәйтүнә хәзерге Тукай урамыннан ерак түгел урнашкан йортта яши. Габдулла Тукай белән кыз «Әл-Ислах» газетасы урнашкан йортта танышалар. Алар биш тапкыр очраша. Тукай турындагы истәлекләрдә әйтелгәнчә, кызлар белән танышканда шагыйрь үзе өчен ике арада ниндидер пәрдә бар кебек тоя. «Шуңа да ул хатын-кызлар белән аралашудан читләшкән, дусларына үзе шулай дигән. Габдулла белән очрашырга да күбрәк Зәйтүнә тәкъдим иткән», – дип сөйләде фәнни хезмәткәр Лена Тябина. Ләкин гыйшык уты зур учакка әверелми кала, Зәйтүнә белем алырга Троицк шәһәренә китә, шунда кияүгә дә чыга.
Тукай нәрсә ашарга яраткан?
Проектны оештыручылар – Татарстан Милли музее, Татар утары һәм Тинчурин театры моңа да игътибар иткән. Шулай итеп, «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршруты Татар утарындагы ресторанга алып килде. Иске Татар бистәсендәге бу бина шулай ук тарихи әһәмияткә ия. Мәгълүматларга караганда, ул XIX гасыр уртасында сәүдәгәр Хәмит Сабитов тарафыннан төзелә. Биредә «Шәрык клубы» урнашкан булган. Тукай татар әдәбиятына бәйле беренче лекциясен шунда укый һәм «Туган тел» шигыре дә беренче тапкыр шунда яңгырый. Ресторанда шагыйрь фотоларын да урнаштырганнар. Шуларның берсе күзгә ташланды. Бинаның хуҗасы Хәмит Сабитов булса да, диварга башка танылган сәүдәгәр Гайнетдин Сабитов фотосын элеп куйганнар. II гильдия сәүдәгәр Гайнетдин Сабитов минем туган ягым – Апас районының Әлмәндәр авылыннан чыккан кеше буларак, аның турында бик күп эзләнергә, өйрәнергә туры килде. Һәм бу бинада мондый төгәлсезлекне башкалар игътибарсыз калдырса да, мин битараф кала алмадым. Киләчәктә архивлардан Хәмит Сабитов фотосын табарлар дип өметләнәм.
Ресторанга ник килүебезне онытмыйк әле. Безне биредә Тукайның яраткан ризыклары белән сыйладылар.

Шагыйрь пәрәмәч, татар пылавын, бәрәңге боткасы, кондитер күмәчен, кәтлит яраткан.
1911 елның кышында, Габдулланың хәле авырайгач, аны Өчиле авылына алып кайталар. Шунда Тукайны якыннары үрдәк шулпасы белән сыйлый. «Шулпаны ул дөге белән ярата иде», – дип язган үз истәлекләрендә җиңгәсе Рабига Әмирова. Экскурсиягә килүчеләрне дә үрдәк шулпасы һәм пәрәмәч белән сыйладылар. Ризыклар телеңне йотарлык тәмле иде.
Апуш һәм ясалма фәһем
Маршрутның өченче тукталышы – Тинчурин театры. Биредә «Тукай иҗаты. Оркестр. Ясалма фәһем» проекты нигезендә, шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәрен яңа куелышта күрсәттеләр. Фильм тавышсыз. Ясалма фәһем барлыкка китергән геройлар нәни Тукайның ачы язмышы, ятимлеге, шагыйрь буларак танылуы мизгелләрен күрсәтә. Шунда ук театр артистлары – Артем Пискунов һәм Резедә Сәлахова аларны тавышландыра. Ильяс Камалов җитәкчелегендәге оркестр вакыйгаларны музыка ярдәмендә тагын да көчәйтә. Анимацион фильм барышында Габдулла Тукайның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырый. Нәни Апушның әнисен соңгы юлга озаткан мизгеле аеруча күңелгә тия. Монда инде күз яшьләрен тыеп калып булмый.
Экскурсиядә катнашучылар арасында бик күп сораулар бирүче бер актив ханымга игътибар иттем. Юдино бистәсе мәктәбендә озак еллар рус балаларына татар теле өйрәткән ветеран укытучы Алсу Усманова булып чыкты ул. «Тукай музее сайтында белдерү күрдем дә, үземә бәйрәм ясыйм әле дип, билет алып килдем», – дип хисләрен уртаклашты Алсу ханым. Мәктәптән балаларны музейга еш алып килгән булса да, ремонттан соң әле беренче килүе икән. «Хатирәләремне дә яңарттым, үземә яңа мәгълүматлар да алдым. Мондый чаралар бик кирәк, ешрак булсын», – ди мөгаллимә.
«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе ел буе узачак, ди оештыручылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез