Шуның белән мактанып-горурланып йөргән булдым әле, янәсе, парламент эшчәнлегендә стажыбыз бер үк. Бер елны Дәүсовет бинасы ишеге төбендә очрашкач, Фәрит әфәндегә: «Бөтен гомерем шушында уза, бераз депутат булып йөрсәм дә зыян итмәс иде», – дидем. Бу оятсызлык иде, әлбәттә. Әмма Фәрит әфәнде елмайды да: «Их, бераз яшьрәк булсаң, уйлашыр идек, картайгансың бит инде», – дип куйды. Әлбәттә, аптырап калдым, Дәүсовет Рәисе авызыннан мондый сүз чыгар дип кем уйлаган?! «Сез миннән ике яшькә олырак та әле», – дип авыз эчемнән мыгырдап куйдым.
Ярый әле кычкырып әйтмәгәнмен, бу инде оятсызлыкның теге ягы булыр иде. Ә болай без чирек гасыр буе Фәрит Хәйрулла улы белән аралашып яшәдек. Бу һич кенә дә арттыру түгел, чөнки заманында парламент хәбәрчеләренең вазыйфасы сессия утырышлары турында мәгълүмат бирү белән генә чикләнмәде. Фәрит әфәнде безне үзе белән командировкаларга да алып чыга. Без парламент рәисенең җирле җитәкчелек, халык белән очрашуын, нинди мәсьәләләр күтәрүен, халыкның аңа нинди гозерләр белән мөрәҗәгать итүен үзебез күреп-ишетеп торабыз. Язмалар да «...парламент рәис фәлән җирдә булды, фәлән кешеләр белән очрашты...» кебек сүзләр белән генә чикләнми. Шунысы гаҗәп: сәфәр вакытында Фәрит әфәнде «кадерле кунаклар» өчен аерым бүлмәдә әзерләнгән табын янында түгел, ә безнең белән бер өстәл янына утырып ашый.
Фәрит Мөхәммәтшинның үз вазыйфасыннан китүе турындагы хәбәрне ишеткәч, мин нигәдер нәкъ шушы вакыйгаларны искә төшердем һәм аның бүген дә кече күңелле булып калуына сокланып, хәтта бераз гаҗәпләнеп куйдым. Бернинди югары вазыйфалар да, югары кәнәфиләр дә боза алмаган бит Фәрит әфәндене!
Мин хәзер Дәүсоветта бик сирәк булам, парламент эшчәнлегенә бәйле төрле очрашуларда, утырышларда сирәк катнашам. Әмма, иманым камил, депутатларга: «Күбрәк халык арасында булыгыз, халыкка чыгыгыз!..» – кебек сүзләрен ул бүген дә еш әйтәдер.
Чөнки Татарстан, аның халкы турында кайгырту – Фәрит әфәнденең яшәү рәвеше, төп кыйбласы. Зур үзгәрешләр, тетрәндергеч вакыйгалар белән тарихка кереп калган 90 нчы елларны искә төшердем әле. СССР җимерелде, формация алышынды, Россия төбәкләре язмышын хәл итү буенча төрле ыгы-зыгылар башланды. Шул елларда Татарстан тулы ирек алмаса да, дәүләтчелек, бәйсезлек сыйфатларын саклап кала алды. Ә җитәкчелектә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Дәүсовет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде. Башка төбәкләр тулысынча үзәк ихтыяры белән яшәргә мәҗбүр ителсәләр, без үзебезнең Төп Законны, ягъни Конституцияне кабул иттек, җирле законнар чыгара башладык. Федераль үзәк белән килешүле мөнәсәбәткә корылган сәясәт, ягъни «Татарстан моделе» бөтен дөньяны шаулатты. Без Россия төбәкләре белән генә түгел, хәтта чит илләр белән дә төрле килешүләр нигезендә эш алып бара башладык. Фәрит Хәйрулла улы җитәкләгән парламент эшчәнлеге күпләр өчен өлге дә булды. Россия Думасына закон проектлары тәкъдим итү буенча безгә тиңнәр юк.
Иң әһәмиятлесе, безнең парламент тәкъдимнәре, закон төсен алып, гамәлгә керә бара. Проектларны кире борулар юк дәрәҗәсендә. Ә Фәрит Хәйрулла улы турында «Татарстан парламенты архитекторы» дигән сүзләр ишетелә, күзгә чалына башлады.
Кыскасы, Фәрит әфәнде җитәкләгән еллар Дәүләт Советы тарихында аерым бер үзенчәлекле чорны тәшкил итә. Насыйп итсә, бу чорның дәвамы булачак, чөнки Фәрит Мөхәммәтшин беркая да китмәячәк, җәмәгать эшләрендә кайнап, Татарстанга, аның халкына хезмәт итәчәк. Фәрит әфәнде, Сезгә исәнлек, эшегездә уңышлар теләп, парламент хәбәрчесе Риман Гыйлемханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез