Мари миллекләре
Казанның Мәскәү базарына кызыл келәмнәр җәйгәннәр. Голливуд артистларыннан кимен куймыйлар, кулларына әллә ничә чуар пакет тотып барсалар да, кызыл келәмнән бик рәвешен китереп атлый халык. Басарга кыенсынып, янәшә генә атлап баручылар да бар. Әһә, өч атна элек Рәис килер алдыннан җәйгәннәр инде моны, дим. Юл буендагы каһвәханәгә кереп сорыйм әле алай да.
– Юк, моны җәйгәнгә ике-өч көн генә әле. Бәйрәм алдыннандыр инде, – ди сатучы егет.
– Рәис сезнең яннан уздымы?
– Юк, теге яктан кергән ул, без күрми калдык, – ди, чираттагы кызга каһвә ясавыннан туктамый гына.
Ярый, мин дә теге яктан кереп карыйм әле алайса. Бүген пәнҗешәмбе. Рөстәм Миңнеханов Мәскәү базарына җомга көнне килгән иде. Сатучылар бар микән? Ял көннәрендә генә чыгалар микән?
Урамдагы сату рәтләре буш диярлек. Әмма миңа кирәкле телевидение һәм соцчелтәрләр геройлары, Рәис кулын кысып караганнар, аның белән сөйләшкәннәре монда. Әнә Мари Элдан килеп, каен миллекләре, ак чыршы ботаклары сатучы апа. Яшелгә төренеп утыра. Урман исе килә монда. Рөстәм Нургалиевичның туктамыйча узып китә алмаганы көн кебек ачык.
– Ә-ә-ә, мин сезне телевизордан күрдем бит! – дигән булам. – Рәис сезнең имән миллекләрегезне мактады.
Люда апаның йөзләре балкып китте.
– Әйе. Сез беренче кеше генә түгел инде. Танып киләләр. «Сезмени бу? Иң яхшы реклама ясалган миллекләр – сездә», – диләр. Бәяләр кыйммәт түгел бездә. Барысын да үзем бәйлим. Алдан әйтмәделәр дә. Прилавкаларыгыз тәртиптә булсын, дип кенә кисәттеләр. Гел тәртип инде болай да. Базарның бер башында сүз ишетсәләр, шундук икенче башына барып җитә. Кайсы яктан керер икән, безнең аша узар микән, дип көттек инде. Рәхмәт төшкере, безнең яктан узды.
Маридан товар алып йөрүне авырсынмый Люда апа. Килми калган көннәре сирәк. Күптән үз клиентларын тапкан инде, миллекләрне атна уртасында да алалар.
– Рәис килеп киткәч, менә арт диварга шушындый әйберләр элеп куйдым әле, – дип, артында эленеп торган мунча башлыгын, бияләен, юкә мунчалаларын күрсәтә. – Ник алдан баш эшләмәгәндер, Рөстәм Нургалиевич та күргән булыр иде. Матур бит!
Калган геройларны табарга Люда апа үзе булышты. «Тегендә олтырак (стельки) карады, менә монда майларны сорады, Зөбәйдәдә казларны мактады», – дип, бөтен адресларны биреп озатты.
«Әби, син – звизда!»
– Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич сезнең олтыракларга реклама ясадымы? – дим. Эрепләр китте Нина апа. Миңнеханов исемен ишетүгә, күршеләре дә килеп кушылып, берара күгәрченнәрдәй гөрләшеп, хатирәләргә бирелеп алдылар.
– Күп кеше танып килә. Телевизорга эләккәнемне оныгым шалтыратып әйтте. «Әби, син – звизда», – дип көлгән була. Шундый зур кунак киләсен дә белмәдем. «Исәнмесез! Как хәлләр?» – дип эндәште. Исләрем китте! «Аллага шөкер», – дим. Киез олтыракларны тотып карады, яхшы, җылы, диде. Менә боларын үзем тегәм, – дип, товарын күрсәтә башлады Нина апа.
Рәис килеп китүнең файдасын күрә башлаган ул. Кешеләр үзгәрде, елмаеп киләләр, дип сөенә. Җитәкчелек тә хәерхаһлырак икән хәзер. Базарда сату иткәненә – 40 ел.
– «Сатып алыр идем, үзем белән акча юк икән», – диде. Бүләк итеп бирмәкче идем дә, «Юк, бушка алмыйм», – диде. Беләбез, тәрбияле, тәртипле, бик игътибарлы, аралашучан, матур кеше. Рәхмәт яусын, озак эшләсен. Диннәребез төрле булса да, Ходай бер ул, аның өчен дога кылырмын дип калдым артыннан, – ди Нина апа.
Майлар сата торган ноктага да тукталып узыйк. Мамадыш майларын Татьяна исемле апа сата.
– Майларны кайдан алып килгәнебез белән кызыксынды. Майлылыгын сорады. Дөресен генә әйткәндә, югалып та калдым. Тере килеш дигәндәй, менә шулай якын итеп беренче күрүем иде, – ди сатучы. – Менә монда безнең каршыда гына ике кешенең нәрсә сатып алып кайтып барулары белән кызыксынды. Әллә «буяновские», әллә «бабаевские» дигән сортлы алма иде ул. Килосын 80 сумнан саталар. Ул алмаларны да белә, ахрысы, «Вот это – хорошие яблоки», – диде.
Искәндәр кабартмалары
Каз сатучы Зөбәйдә апаны эзләп, сату рәтләренең икенче башына киттек. Табып кына булмады. Люда апа кычкырып эзләргә кереште, алма сатучылар бүген аларның юклыгын, иртәгә киләселәрен хәбәр итте. Зөбәйдә апаның бүген туган көне икәнлеге ачыкланды. Килмәвенең сәбәбе шул алайса, диештеләр. Ярый, аның янына иртәгә килербез. Мәскәү базарының эчтәге павильоннарына кереп хәл белешик.
Колбаса, казылык, ысланган ит кебек әйберләр сату ноктасы хуҗасы Гайсә Мәскәү базарына Мордовиядән килеп эш итә.
– Белозерье дигән авылдан без. Кайбер ризыкларны үзебез җитештерәбез, кайберләрен сатып алабыз, – ди нокта хуҗасы. – Рәис килә, дип кисәттеләр, тик безнең янда тукталасын белмәдек. Безнең өчен гадәти эш көне иде. Әмма шундый зур кунак килеп, сиңа кул биреп күрешкәч, бик истә калырлык көн булды инде ул. Горурландык. «Бар да яхшымы, сату барамы?» – дип кызыксынды.
Кайнар үзбәк кабартмалары исе борынны кытыклап тора. Рөстәм Миңнеханов монда да тукталган икән. Сатучы Хәбибә ханым 42 ел кабартма пешерүче Искәндәр абзый белән таныштыра.
– Менә безнең остабыз. Кабартма турында бөтен әйберне белә ул Искәндәр абый. Безнең моңа кадәр дә сатып алучыларыбыз күп иде, хәзер сорап, танып килә башладылар, кешеләрнең кәефе үзгәрде, димме инде... Безне берләштерә торган бер матур истәлек булып калды ул көн. Миңнеханов кабартмадан авыз итеп карады. Бик тәмле! Үзенә күчтәнәчкә дә төрдек, рәхмәт әйтеп алды, – ди хуҗабикә.
Каз юлы
Зөбәйдә апаны күрми калсак, дөрес булмас дип, икенче көнне казлар хуҗасын эзләп таптык барыбер. «Кайдан сез?» – дип сүз башлыйм.
– Тәтештән. Кече Әтрәчнеке мин, – дип, сатып атып алучысын тоткарламас өчен, эш арасында гына сөйләшә. Ике каз алып маташучы ир-ат бәясен төшертмәкче. Зөбәйдә апа ташлама ясаган инде, аны азсына, күрәсең. – Хәзер, бу казларның ничек үскәнен күрсәтәм мин сиңа. Күрәсеңме бу күлне? Үзебез ясадык без аны, – дип, ял йорты шартларында диярлек тәрбияләнеп, күлдә йөзеп йөргән казларының видеосын күрсәтә.
Казлар белән беренче ел гына эшлиләр икән. Быел 950 каз алып үстергәннәр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә йөреп торалар. «Чиста, яхшы булсын дип, сыйфат өчен эшлибез», – ди.
– Миңнеханов киләсен ишеттем ул көнне. Килсә дә, безнең тирәдән узмас, миңа килмәс инде дип, алдыма карап эшләвемне белдем. «Исәнмесез! Кайдан килдегез?» – дип, каршымда басып тора! «Чын татар казлары менә шундый була», – дип, үзе белән килүчеләргә, Казан мэры Илсур Метшинга күрсәтте. Үзебез үстергән, үзебез суеп эшкәрткән казлар, үзебез сатабыз. Эзләп килүчеләр артты. «Безнең каналда фотоларыгыз бар», – дип, Лилия исемле кыз башта ике каз алып китте, аннары: «Мае тәмле икән, әни бик яратты», – дип, тагын эч майларын да килеп алды. Анысы ярар, кеше йөреп тора, сорап тора, алып тора инде ул. «Каз өмәсе» фестиваленә чакырдылар бит әле! Бер дә андый җиргә йөргән юк иде моңарчы. Ирем Җәмилгә чакыру хаты җибәргәннәр. Андый җирдән калырга ярамас, барабыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез