көн хәбәре
-
Язмыш
Раил Рамазанов: «Язмыш утларга, суларга салса да, таш кебек атылып чыгарга кирәк»
Башта абыйсы, аның артыннан әнисе, аннары еллар узганнан соң кабат тапкан әтисе китеп бара. Әле аякка гына басып килгән егеткә тормышның ни икәнен бик иртә чамаларга туры килә. Шул вакытта аның юлына ярдәм кулы сузган кешеләр чыга.
-
Яңалыклар
Россия күгендә кызыл төстәге сәер оча торган объектлар пәйда булган
Таныш булмаган сәер оча торган объектларны Ярославль өлкәсе халкы күреп алган.
-
Интервью
Клара Миңнуллина: «Авыр вакытларда Роберт белән сөйләшәм»
Клара апа Миңнуллина белән Тинчурин театры оештырган «Шигърият сулышы» проектында очраштык. Әлеге проектның беренчесе халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде.
-
Интервью
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: «Оча торган тәлинкәләр – җен эше булырга мөмкин»
Оча торган тәлинкәләр турында ишетеп торабыз. Кайчак күк йөзендә янып һәм сүнеп торган ут күрсәк тә, күңелгә шик керә. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә. Ә менә ислам дине бу хәлләргә ничек карый? Коръәндә бу турыда нәрсә әйтелгән? Хәдисләр нәрсә сөйли? Бу сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирде.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең компания Татарстанның сәнәгать гаиләсенең бер өлешенә әверелде»
Татарстан һәм Кытайның Шаньдун провинциясе уртак алдынгы технологияләр университетын ачарга әзерләнә. Проект ике төбәкнең 25 югары уку йортын берләштерәчәк, ә беренче белем бирү программаларын инде 2027 елда башларга ниятлиләр. Татарстан Рәисе проектның киләчәге турында Кытайда узган мәгариф форумында сөйләде.
-
Җәмгыять
Йөз булды: Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланды
Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда Фәрит Габделганиев өчен 34 957 кеше тавыш бирде. 50 нче Биектау бер мандатлы округында сайлауга килүчеләрнең 64,9 проценты бу.
-
Язмыш
«Минеке бит әле түзәрлек, дим»
Казанның Тынычлык бистәсендә гомер итүче Илгизә Ахунова язмыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән инде. Авырлык артыннан һәрвакыт җиңеллек киләсенә ышанып яши ул.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Ясалма фәһем: бәрәкәтме, һәлакәтме?
-
Җәмгыять
Ил карты: Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка 70 яшь
-
Җәмгыять
Түбән Кама биеклегендә
Алтынчы дистәсенә саллы гына мөһер сугып, Түбән Кама шәһәре юбилеен билгеләп уза. Ялан кырда беренче казык кагудан башланган эш бөтен республиканың киләчәген үзгәртәчәк вакыйгага әверелә. Әле дә беренче төзүчеләр рухын саклап килгән Түбән Кама халкы бүген дә сынатмыйча яши. Шәһәр ничек корылды, үсте һәм ныгыды? Тарих сәхифәләрен барладык.
-
Җәмгыять
Альбина Насыйрова: «Уен кызык булмаса, замана баласын уйнатып булмый»
Туган телне балаларга иң оста итеп өйрәтүче тәрбиячеләр кемнәр икән? Тиздән билгеле булыр. Бу атнада «Туган тел фест» республика бәйге-премиясенә нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар биш юнәлеш буенча барлыгы 15 җиңүчене сайлап алганнар инде. 1 урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга 20 мең сум акча биреләчәк.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия белән Кытай мөнәсәбәтләрен «бөтен дөньяга үрнәк» дип бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
-
Җәмгыять
Ирләр кирәк: «ВТ» журналистының уйланулары
Капка төбенә килеп туктаган машинадан күптәнге танышым Евгений чыкты. Кышкы салкын кичләремне җылытучым ул минем. Әле дә ярдәм итәргә килгән әнә. Машинасы багажнигыннан инструментлар тутырган сумкасын алды да ишегалдына атлады.
-
Интервью
Флүрә Талипова: «Җырламасам, чиргә сабышыр идем»
«Ут хатын нинди була?» – дип сорасалар, бер дә шикләнми, Чаллыда яшәп иҗат итүче, сыздырып гармунда уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Флүрә Талипованы мисалга китерергә була.
-
Җәмгыять
44 тапкыр СВОга барган Резеда: «Яхшы гамәлләрнең бик кирәк чагы»
Казанда яшәүче Резеда Маматаджиева 19 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелекле эшләре янына 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру да өстәлә. Шул вакытта хәйрия фонды оештырып җибәрә ул. Бүген фонд 1 меңнән артык кешене берләштерә.