Газетага язылу

«Халык җәүһәрләре» фестивалендә туган уйлар: «Нишләп артист булып китмәде икән?»

Һәр төбәкнең үз сандугачы була. Сүзебез – үзешчәннәр турында. Аларның җырлавын тыңлап хәйран калган чаклар күп була. «Нишләп артист булып китмәде икән? Нинди моң сәхнәгә чыкмый калган бит!» – дип уфтанып та куясың.

«Халык җәүһәрләре» фестивалендә туган уйлар: «Нишләп артист булып китмәде икән?»
Фото: Татар-информ

Сандугач керде күңелгә

Тинчурин театрында узган «Халык җәүһәрләре» фестиваленең гала-концертында утырганда да шул уй тынгылык бирмәде. Әлеге чараны Ваһапов фонды быел дүртенче тапкыр оештырды. Конкурста катнашуга дөньяның төрле почмакларыннан 300 дән артык гариза килгән. Һәм алар барысы да – үзешчәннәр.

Гала-концертта быелгы җиңүчеләр һәм узган елгы лауреатлар чыгыш ясады. Рисәнә Мостафина, Азат Нургалиев, Илмира Заһидуллина, Сәрия Нәбиуллина, Гөлнәзирә Талипова кебекләрнең исемнәре инде күпләргә яхшы таныш. Аларның һәрберсе зур профессиональ сәхнәдә җырларлык моңлы тавышка ия. Ләкин әллә язмыш, әллә башка сәбәпләр аркасында, җырчы һөнәрен сайламаганнар, башка юлдан киткәннәр. Ә күңелдән ургып чыккан моң, чишмә кебек, барыбер үз юлын таба. Үзешчәннәр, көн буе эшләгән урыннарыннан арып-талып кайтсалар да, кичләрен авыл клубында җырлап юаныч тапкан. Моңлы кеше барыбер югалмый инде ул. Аның даны авыл чикләрендә генә туктап калмый.

Совет чорында Татарстан радиосы аша да, телевидениедән дә үзешчәннәр концертлары еш була иде. Хәтерлисезме? Ул чыгышлардан үзенә бер төрле җылылык, самимилек бөркелә иде. Үзгәртеп кору елларында күп нәрсә сызып ташланган кебек, халык җәүһәрләренә дә игътибар бетте, алар югалды.

Ул замандагы яшь үзешчәннәр бүген инде өлкән яшьтә. Шулай булуга карамастан, сулышлары иркен, тавышлары көр. Радио-телевидениедән бик күренмәсәләр дә, иҗади тормышлары үз көенә барган. Үзләре яшәгән җирлектә бер генә концерт та алардан башка узмаган. Алар арасында олыгайган көндә башкала сәхнәсенә дә чыгып, тулы залларда җырлармын дип уйлаучылар булды микән?

«Мин синнән артист ясыйм»

Буа районының Түбән Наратбаш районында яшәүче Әлфия Хәйруллинага бүген 75 яшь. Сәхнәдә аның гармунга кушылып җырлавын тамашачы хәзер дә таң калып тыңлый. «Әлфия апа, шундый сәләтегез була торып, нишләп артист булмадыгыз?» – дип сорыйм аннан.

– Мин башлангыч мәктәп укытучысы булырга хыялландым. Казанда педагогия училищесына укырга кердем, – дип, яшь чакларын искә алды ул. – Разия Тимерханова исемле җырчы бар иде. Ул безгә факультатив дәрес укытырга килде. Пианинода уйнап җырлатып карады да: «Синең тавышың бигрәк үзенчәлекле, мин сине бер композиторга күрсәтәм әле», – диде. Без Сара апа Садыйкова янына бардык. Ул җырлатты да: «Тавышың бигрәк моңлы, әйдә, мин синнән артист ясыйм», – диде.

Яшь кыз, канатланып, авылга кайта, Сара Садыйкова тәкъдимен әти-әнисенә җиткерә. Тик алар гына кызларының җырчы булып китүен теләми. Ул заманнарда артистларга аерым бер караш, алар турында бераз тискәре фикерләр дә бар иде бит. «Гаиләң дә булмас, тегендә-монда йөрерсеңмени», – дип каршы төшәләр. Шулай итеп, Әлфия, авылга кайтып, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый, гаилә кора. Җырга сусавын ул авыл клубы сәхнәсендә баса. Спектакльләрдә уйный, җырлый. 45 ел буе барыбер иҗатта була. «Хәзер җырчы булып китмәвемә сөенәм дә инде. Гаиләм, балаларым, биш оныгым бар бит», – ди Әлфия Хәйруллина.

Мамадыш районы сандугачы Гөлнәзирә Талипованың беренче сәхнәсе капка төбендәге урындык була. Көтү кайтуын көткән әбиләргә җырлый ул. Аңа да язмыш сәхнәгә юлны ача. Моңлы тавышлы, сәләтле кыз Казанга педагогия институтына дип чыгып китә. Автобуста барганда, таныш укытучы очрап: «Син ул уку йортына барырга тиеш түгел, синең урының – консерваториядә», – дип, документларын шунда бирдерә. Әзерлек курсларында укып йөргәндә, Гөлнәзирә аптырап кала.

«Мин бит гармунга гына җырлый беләм, ә монда фортепианога җырларга кирәк, консерваториядә укыйсым килми», – дип, Нәҗип Җиһанов янына кереп, документларын ала да үз юлы белән китеп бара. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә дә бераз эшләп ала әле ул. Әнисе авырый башлагач, районга кайтып китәргә туры килә. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшли. «Татар җыры» конкурсында да профессиональ җырчылар белән бер сәхнәдә җырлап, лауреат исемен ала. Гөлнәзирәне филармониягә дә чакыралар. Бармый. «Мине гел сәхнәгә чакырып тордылар. Ләкин мин артист булырга теләмәдем. Сәхнә – минем өчен бик изге урын. Халык алдына чыгып җырлау зур җаваплылык сорый», – ди Гөлнәзирә Талипова.

«Сәхнә – куркыныч урын»

Актаныш районында туып үскән, моңлы тавышы белән танылган Азат Нургалиев та артист тормышын үз итми. Күңелен мәдәният тармагында эшләү, концертларда җырлау белән генә баса. Сәхнәгә карата аның – үз фәлсәфәсе.

– Артист һөнәренә холкым да туры килми. Сәхнә – суд, диләр бит. Кыяфәтең дә, киемең дә матур булырга тиеш. Сине карарга ким дигәндә 500–1000 кеше килә. Сәхнә – куркыныч урын ул, әзерлексез чыгарга ярамый. Анда бөтен кешенең дә чыгасы килә, ләкин сирәк кеше генә үз урынын таба, – ди Азат абый.

Казанда яшәүче 80 яшьлек Наил абый Җәләлиевнең дә тавышы әле бик көр. Гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшли ул. Җырлый да.

– Аякларым бик авырта. Менә хикмәт: сәхнәгә чыгып җырлый башласам, шуларның бер авыртуы калмый. Өченче сыйныфта укыганда «Пар ат»ны җырлаган идем, шуннан бирле туктаганым юк, – дип көлә Наил абый.

 

 

Аның да җырчы булып китәргә бөтен мөмкинлекләре була. Чакыралар да. Бармаганына үкенми. «Җырчы хезмәте бик авыр бит ул. Холкым белән дә бик хисле кешемен. Тик чит җирдә хәтта йоклый да алмыйм. Шуңа бу юлны сайламадым мин, гаиләм белән булдым, балалар үскәнен дә күрдем», – ди үзешчән җырчы.

...Һәркайсының – үз язмышы. Тик аларның барысын да бер нәрсә – моң берләштерә. Артист булудамыни хикмәт?! Профессионалмы, үзешчәнме -–барыбер халыкка хезмәт итәләр, моңнары белән җаннарны дәвалыйлар. Шулай да үзешчәннәрнең бер өстенлеге бар: алар – халык җырлары сагында торучылар. Аларның уенда җыр белән акча эшләү дә, кемгәдер ярарга тырышу да юк. Ходай биргән сәләтләре белән сандугачтай моңланалар да моңланалар.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре