Халык азык-төлекне азрак сатып ала башлаган: сәбәбе нидә?

Суыткычлар бушый. Белгечләр әйтүенчә, илдә яшәүчеләр кибетләрдә азрак акча туздыра башлаган. Шул исәптән, азык-төлекне дә азрак сатып алалар. Акча янчыгына ни булды? Чыгымнар гына түгел, керемнәр дә кимиме? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Үзәк басмаларның берсе хәбәр итүенчә, россиялеләрнең барлык төр кибетләрдә тоткан чыгымнары икеләтә диярлек кимегән. Алдагы ел белән чагыштырганда, 2025 ел башында ашау-эчү, кием-салым, көнкүреш техникасы кебек кирәк-яракка туздырган акча 13–14 процентка артса, соңгы җиде айда әлеге күрсәткеч 6 процент кына калган, ди белгечләр. Ягъни, акчаны учка кысыбрак тота башлаганбыз. Сату базарындагы саннар да шул хакта сөйли. Ел башыннан бирле Россиядә ваклап сату күләме 2,2 процентrа арткан. Әмма узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – дүрт тапкыр кимрәк, дип хәбәр иткәннәр илнең Ваклап сату компанияләре ассоциациясендә.

Барыннан да бигрәк азык-төлек булмаган товарларга ихтыяҗ кимегән: быел сәүдә әйләнеше 2 процентка артса, 2024 ел белән чагыштырганда, бу – 6 тапкыр кимрәк. Азык-төлекне ваклап сатуда күрсәткечләр исә ел башындагы 6-8 проценттан 2 процентка кадәр төшкән. Шуңа күрә бүген кибетләр сәүдә мәйданнарын гына түгел, киштәләрдәге товар төрлелеген дә киметергә мәҗбүр, дип тә өстәгән белгечләр. Менә шундый хәлләр.

Акча янчыгына ни булды? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, без бурычка яшәүдән туктадык.

– Соңгы ике елда Россия Үзәк банкы халыкка куллану кредиты бирү шартларын бик нык катгыйлатты. Ягъни, моңа кадәр халык артык кыенлыкларсыз гына кредит өстенә кредит җыеп, бурыч хисабына рәхәт яшәргә тырышты. Моңа өстәп, күбебездә кредит карталары да бар. Хәзер банктан әҗәткә акча алу ансат кына түгел. Шул исәптән, кредит карталары буенча лимит күләмен дә киметтеләр. Бу – россиялеләрнең чыгымнары кимүнең беренче сәбәбе, – ди белгеч. – Икенчедән, бүген куллану кредиты буенча еллык ставка 30 проценттан да артып китә. Шуңа күрә банктан бурычка акча алган очракта да, хәзер аны 4–5 ел элек булганнан 2–3 тапкыр кыйммәтрәк итеп кайтарасы. Шуңа күрә ни дә булса сатып алганчы, җиде кайт уйларга туры килә.

Кибеткә керергә тешләшә торган бәяләр дә куркыта.

– Халыкның чыгымнары кимүе бәяләр күтәрелүгә бәйле, чөнки алар керемнәргә караганда да тизрәк үсә, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Ничек кенә булмасын, бәя күтәрелгәч, без сатып алуны киметәбез. Базар мөнәсәбәтләре нигезендә, бәя арта икән ихтыяҗ кими. Тәкъдим артып, ихтыяҗ шул ук дәрәҗәдә калса, бәя төшә ала. Җәйдән соң авыл хуҗалыгы продукциясе буенча тәкъдим артты. Тик әлегә ул кибетләрдә чагылыш тапмады. Без моны ярминкәләрдә күзәтәбез. Кибетләр исә бәяне ел әйләнәсе бер дәрәҗәдә тотарга тырыша.

Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, тагын шунысы да бар: без җәй-көз айларында күбрәк үзебезнекен ашарга тырышабыз. «Күп кеше бакчасындамы, авылдамы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кышка консервация әзерли, кайнатма ясый дигәндәй. Кибеттә кыяр, помидор, аш чөгендере, кишер, суган сатып алу шул сәбәпле кимергә мөмкин. Әбиләрдән сатып алсаң, күпкә сыйфатлырак. Шул ук кош-кортны шәхси хуҗалыклар җәй көне күпләп үстерәләр дә кибет челтәрләренә куймыйча гына урнаштыру җаен табалар. Болар берсе дә айлык статистикада чагылмый», – ди белгеч.

«Росстат» мәгълүматларына караганда, соңгы бер атнада азык-төлек базарында барыннан да бигрәк помидор (5,8 процентка), кыяр (4,1 процентка) һәм кәбестә (1 процентка) кыйммәтләнгән.

Ипи-сөтсез калмабыз, анысы. «Бүген халыкның керем дәрәҗәсе кимүе күзәтелми, – ди Фәнис Хөсәенов. – Киресенчә, соңгы ике елда әлеге күрсәткеч якынча 10–15 процентка үсеп бара. Һәркем өчен дә түгел, билгеле. Бюджет тармагында эшләүчеләрнең хәле авыррак. Чөнки хезмәт хаклары алай тиз үсми».

Акча кайда соң, диярсез. Бу сорауга икътисад белгече Илдус Сафиуллин җавап бирде.

– Халык акчаны артык әрәм-шәрәм итмичә, аны саклау яклы. Бүгенге геосәяси шартларда моңа аптырыйсы юк. 2025 елның 1 октябренә алынган мәгълүматларга караганда, россиялеләрнең банкта 62,7 триллион сум акчасы бар. Россия банкында бөтен күзәтүләр тарихында, ягъни 2021 елдан бирле рекорд сан бу, – ди ул.

Шуңа күрә бүген артык кабаланмыйча, бар булганына канәгать булып торырга киңәш итә белгечләр. «Ел ахырына кадәр әллә ни зур үзгәрешләр көтелми. Чөнки Үзәк банк төп ставканы артык төшермәячәге турында хәбәр итте инде. Моннан чыгып икътисадый вазгыять бу ел азагына да, киләсе ел башында да тотрыклы булачак дип фаразлыйбыз», – ди Фәнис Хөсәенов.

Аның сүзләренә караганда, иртәгәне уйлап эш итәргә кирәк.

– Бүген кредитлар рәсмиләштерергә, кыйммәтле товарлар сатып алырга киңәш ителми. Әгәр бурычыгызны якындагы берничә елда кайтарып бирә алуыгызга ышаныч юк икән, иң яхшысы – бер-ике ел сабыр итәргә. Чөнки киләсе елда хезмәт хаклары соңгы өч елдагы дәрәҗәдә артмаска мөмкин. Алга таба икътисадның кайбер юнәлешләрендә аның әле кимүе дә күзәтелергә мөмкин, – ди белгеч.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре