Төгәл 35 ел элек 1991 елның 17 мартында СССР дигән берлекне саклау турында референдум үткәрелеп, анда катнашучыларның 77 проценты илнең исәнлеген яклап тавыш биргәнен искә төшерик. Шуңа да карамастан, тагын тугыз айдан артыграк вакыт узуга, СССР дигән ил яшәүдән туктады. Россия, Украина, Белоруссиянең ул вакыттагы җитәкчеләре Борис Ельцин, Леонид Кравчук, Станислав Шушкевич, Белоруссиянең Беловежье урманында очрашып, Союзны таркату, аның урынына Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) булдыру хакындагы килешүгә кул куйды.
Бу урында берничә сорау туа. Ни өчен ул өч җитәкче халык теләген аяк астына салып таптады? Дәүләт тикле дәүләтне таркату һәрчак зур җинаять санала, ник аларга аның өчен берни дә булмады? Союзны сакларга тырышу, дигәндә халык фикере ни дәрәҗәдә дөрес иде? Исемнәре телгә алынган өчлек, андый гамәлгә барганда, үз алдына нинди максатлар куйган?..
Баштан ук 1990 нчы еллар башындагы СССРның Брежнев чорындагы ил түгеллеген билгеләп китик. Торгынлык елларында ук ил икътисадының үсеш темплары буенча капиталистик илләрдән ярыйсы нык калышканы билгеле иде. Тик нәтиҗәле чаралар күрелмәде. Союзның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев исә, проблеманы аңлаган җәһәттә, социализмны яңартуны, социалистик икътисадка тизләнеш бирү, аны җанландыруны беренче чиратта җәмгыятьне, андагы сәяси-иҗтимагый вазгыятьне үзгәртү аша күрде. Андый караш, үз чиратында, илгә моңарчы күрелмәгән хәбәрдарлык, сүз иреге, демократия алып килде. Ләкин халыкның ирек-хөрлеккә өйрәнмәгән булуы – бер хәл, хәбәрдарлык СССР дигән илнең кимчелекләрен, 70 ел дәвамында кылынган бөтен кыек эшләрен дә ачып салды. Ул гынамы, сүз иреге моңарчы яшәп килгән куркуны да тәмам юкка чыгарды. Моңарчы шым гына яшәгән милләтләр, аларның җитәкчеләре, зыялы катлау, бигрәк тә союздаш республикалардагылар, үз акыллары белән, үзләре дигәнчә яшәүне максат итә башлады. 70 ел буе күргән, кичергәннәрдән соң мондый омтылыш бик аңлашыла да иде.
Горбачевның планнарында, әлбәттә инде, илне таркату юк иде. Референдум уздыруның да төп сәбәбе шул. Тик союздаш республикаларның кайберләре тәртәне аңынчы ук читкә каратып борып куйган иде инде. Бигрәк тә Балтыйк диңгезе буе республикалары. Ул халыкларның хәтерендә бәйсезлекнең зур урын алып торуы аңлашыла да кебек. Икенче сәбәп – илдә федерация принципларының үтәлмәве, милли хокукларның тиешенчә якланмавы. Кыскасы, Эстония, Литва, Латвиядән тыш Молдова, Грузия, Әрмәнстан референдумда гомумән катнашмады. Алар үзләрен Союз составыннан чыкканга саныйлар иде инде.
Менә шушы хәлләрдән соң калган тугыз республиканы булса да бергә тупларга, шул рәвеше СССР дигән илне яңа чикләрдә саклап калырга кирәк иде. Төгәл 35 ел элек уздырылган референдум шуны максат итте. 77 процент тавыш Горбачев һәм аның яклыларга яңа Союз килешүе һәм яңа дәүләтнең яңа Конституциясен әзерли башлауга юл ачты. Килешүгә кул куюның 1991 елның 20 августына билгеләнгәнлеге дә мәгълүм. Тик, белүебезчә, барысына да шул елның 19 августында килеп чыккан, барлык 15 республиканы да Союзда көч кулланып калдыруны максат иткән фетнә, путч нокта куйды. Путч җиңелсә дә, яңа Союз, яңа Килешү хакында соңыннан сүз кузгатучы булмады. Шунысын да әйтик: Яңа Огаревога – кул кую башкарыласы резиденциягә Татарстан да чакырулы булып, безнең республиканың да яңартылган илдә союздаш статусы алу ихтималы бар иде. Андый статус, аңа ирешелгән очракта, безгә күпне бирәсе иде, дию ул әле барын да әйтү түгел.
Хәзер язма башындагы сорауларга җавап эзләп карыйк. Ни өчен исемнәре аталган ул өч җитәкче халык фикере, референдум нәтиҗәләре белән исәпләшмәде соң? Ихтимал алар, СССРны, аның тарихын, андагы михнәтләрне күргән, белгән тәкъдирдә, үз милләтләренең киләчәге турында уйлагандыр, инде әйтелгәнчә, үз акыллары белән, үзләре дигәнчә яшәүне өстен күргәндер. Тарих кануннары шундый: күп халыкларны бергә җыйган дәүләтләр, империяләр гади кешегә артык шатлык-куаныч китерми, иртәме-соңмы барыбер таркала. Өч лидер ул якны да истә тоткандыр.
Ни өчен өчлеккә илне таркаткан өчен берни дә булмады? Горбачев урынында башка кеше булса, аларны бәлки кулга да алган булырлар иде. Көч структуралары, бигрәк тә КГБ әле беркая да китмәгән бит. Беренче һәм соңгы Президентның явыз һәм үчле кеше булмаганын билгелисе килә. Шуңа өстәп, гыйлемле һәм прогрессив та. Андый җитәкче хәлнең кая барганын, кемнәрнедер ябып куеп кына процессны туктатып булмасын да, ихтимал, аңлагандыр.
Халык, алда әйтелгән 77 процентның фикере дөрес, нигезле идеме соң? Гади халык гади категорияләр белән уйлый. Төпкә үк төшеп тормый. Халык әле үзгәрешләрне дә яратмый. Аңарда стратегик фикерләү сәләте дә түбән. Титуллы милләт вәкилләренә, патриотик рухлы кешеләргә башка дәүләтләр куркып торган зур илне югалту бәлки авыр да тоелгандыр. Ә башкалар – элекке союздаш республикаларда гомер иткәннәр исә, ахыр килеп, үз дәүләтчелеген корды, үзләре баш, үзләре үк түш тә булды. Ә андый тормыш – үзен хөрмәт иткән күп халыкларның хыялы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез