Халыкны нәрсә борчый? «Халык контроле»нә 70 меңгә якын мөрәҗәгать килгән

Быелның тугыз аенда Татарстанда яшәүчеләрдән «Халык контроле»нә 69,5 мең мөрәҗәгать килгән. Һәр өч сорауның икесе хәл ителгән. Узган ел исә зарлар саны 98 меңгә җиткән булган.

Халыкны нәрсә борчый? «Халык контроле»нә 70 меңгә якын мөрәҗәгать килгән
Татар информ

Бу саннарны Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җиткерде.

Гозер-сорауларның 32 меңгә якыны төзекләндерү, инфраструктурага кагыла. Икенче урында – юллар проблемасы. Моның буенча 20 меңнән артык зар килгән. Тагын 8 меңгә якын мөрәҗәгать торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле. Ә 2,4 мең кешене – чүп чыгару, тагын 1,2 меңен медицина мәсьәләләре борчыган. Сәрия Сабурская Татарстанда яшәүчеләрнең җәмәгать урыннары, балалар уен мәйданчыклары, спорт тренажерлары, җәяүлеләр урыннарын карап тоту, урамнарны яктырту буенча еш зарлануын әйтте.

«Мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирү һәм тиешле чараларны билгеләнгән вакытта башкару – уртак эшебез. Кешеләр таләпчәнрәк була бара. Әмма тулаем алганда нәкъ менә халыктан килгән мөрәҗәгатьләр аша  районнарның ничек эшләвен күрәбез», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген халыкның тормышын  яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. «Әлбәттә, җитди инвестицияләр, кертемнәр таләп итә торган җитди мәсьәләләр дә бар. Әмма кешеләр белән очрашырга, хәлне аңлатырга кирәк», – диде ул.

Ә авыл халкын нинди проблемалар борчый? Гозерләрен «Халык контроле»нә җиткерүчеләр күпме? Борчыган сорауларын ничек хәл итәләр? Мөслим районының Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов әйткәнчә, халыкның үз сорауларына җавап эзләп, каядыр язуы, шалтыратуы – гадәти хәл.

– Алар социаль челтәрләр аша яхшысын да, яманын да күрә. Тагын да яхшыракны таләп итәләр. Ул шулай булырга тиеш. Дөньяда бар әйберне дә вакытында үтәп бетерү мөмкин түгел. Ә халыкка тиз кирәк. Зур чыгымнар түгеп, ул эшне башкарырга кирәкме? Отышлымы ул? Акчаны башка тармакка сарыф итәргә кирәк түгелме? Беренче шул ягына игътибар итәм. Финанс мөмкинлеге булган очракта, авыл кырыеннан үткән олы юлларга яктырткычлар куйдырыр идем, – ди җирлек башлыгы.

Яшел Үзән районының Олы Карагужа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева әйтүенчә, хәзер халык барысын да белә. Проблема турында да хәбәр салырга өйрәнеп беттеләр.

– Төрле сораулар буенча зарланалар. Мәсәлән, безнең бер авылда 30 елга якын үзәк урамдагы юл бик начар хәлдә иде. Ике елга бүлеп, асфальт салдырдык. «Халык контроле»нә «Нигә кирәк иде бу асфальт, иртән эшкә барасы бар, бозлавыкка түзәрлек түгел, ник авыл башлыгы иртән тоз сипми», – дип язганнар. Күз алдына китерегез: иртәнге сәгать 3 тә торып, кешеләр эшкә барганчы, чиләк күтәреп, мин юлга тоз сибеп йөрергә тиеш булып чыгам, – ди Гөлчәчәк Исмәгыйлева. – Чүп мәсьәләсе буенча килеп туган хәлне беләсез инде. Ничә ел шул проблеманы хәл итә алмадык. Елдан артык бертуктамый шул сүзне кузгатып тордык. Шөкер, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ярдәме белән кешеләрнең бурычлары юкка чыгарылды. Район башлыгы яңа контейнер мәйданчыклары төзергә, контейнерлар куярга булышты. Кирәкме, кирәк түгелме, тиешме, тиеш түгелме, язучылар да бар. Имеш, авыл җирлекләре хәл итә алмаган эшләрне, алар минуты белән хәл итәр өчен, безгә басым ясыйлар икән. Күңел дә кайта инде кайчак. Әмма эшләргә кирәк. 

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Ләйсән Мингарипованы да борчыган проблемалар бар.

– Авыл җирлеге эшләми түгел, эшли. Әмма хәл ителмәгән проблемалар да бар. Авылда чүп савытлары куярга кирәк. Бер генә әйтмибез инде. Һаман юк. Урамнарга да асфальт җәеп бетерә алмыйлар. Олы юлларга һичьюгы таш салсыннар иде. Баганалардагы утны яхшыртырга кирәк. Караңгыда мәктәптән кайтучы балаларга уңайсыз. Бездән астагы урамда кечкенә генә басма бар. Тактасы черек. Кеше шуннан йөри. Карасыннар иде инде, – ди Ләйсән Мингарипова.

Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидәил Кадыймовның «Халык контроле»нә бер мәртәбә дә мөрәҗәгать иткәне юк икән. Аның каравы редакциябезгә шалтыраткалап тора.

– Барысын да сезнең редакция аша хәл итәм. Клуб янында караңгы иде. Сезнең ярдәм белән баганаларга ут куелды. Башка сораулар буенча да шалтыраткаладым. Клубны яшен суккач, ул янып әрәм булды. Хәзер менә яңа клуб кирәк. Урам юлларын да карасыннар иде. Халык бит инде тиктомалдан гына зарланмый. Нәтиҗәсе булсын дип тырышу. Авыл халкының да матур итеп яшисе килә. Ут, су, юллар – иң кирәклесе, – ди ул.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җәмгыять

Көн хәбәре