ХАМБАЛОВЛАР: «Сетевая компания»дә бу династиянең гомуми эш стажы – 156 ел

Озак еллар дәвамында һөнәргә тугрылык һәм мәхәббәт саклаучылар сирәк. Ә инде әлеге хисләрне буыннан буынга тапшыручылар тагын да азрак. Бүген «Сетевая компания»нең Түбән Кама электр челтәрләре филиалында егермедән артык хезмәт династиясе эшли. Алар арасында Хамбаловлар да бар. Бу династиянең гомуми эш стажы – 156 ел. Язмышларын энергетика тармагына бәйләгән өч буын вәкилләре белән без дә танышып кайттык.

 Илгизәр һәм Гөлчәчәк

Данлыклы династиянең электр энергиясе тармагына бәйләнеше 1979 елда Илгизәр абыйдан башлана. «Сетевая компания»нең Түбән Кама электр челтәрләре филиалына ул 36 ел гомерен багышлый. Бүген, кызганыч, Илгизәр абый инде юк. Ул 2015 елда вафат булган. Аның хакында хатыны Гөлчәчәк һәм улы Илнар сөйләде.

Илгизәр Хамбалов Казан энергетика техникумын тәмамлагач, Түбән Кама электр челтәрләрендә реле саклау, автоматика һәм үлчәү хезмәтендә электромонтер булып эшли башлый. Шушы чорда хатыны Гөлчәчәк белән таныша. Аның да әлеге вакытта энергетика тармагында эшләгән чагы.

– Илгизәрнең эше катлаулы, җаваплы булды, – ди Гөлчәчәк апа. – Район электр челтәрләрен төзегән чорда Актанышка командировкага еш йөри иде. Ул елларда иремне юньле-рәтле өйдә дә күргән булмады: шимбә-ял көннәренә генә кайта да атна башыннан кабат югала. «Кеше ничек шулкадәр эшкә түзә ала икән?» – дип баштарак аны аңлап та бетерми идем. Үзе янына лабораториягә эшкә алгач, хезмәтенең барлык үзенчәлекләренә төшендем. Бу эштә гел уяу булырга кирәк икән! Шуңа күрә өйдән тәүлекнең кайсы гына вакытында чыгып китсәк тә, бер-беребезне аңлап яшәдек һәм эшләдек. Улым әтисенең эше турында: «Әнием, әтинең хезмәтендә башның компьютер кебек булуы кирәк», – дип әйтә иде. Бик башлы, белемле иде Илгизәр. Һәр соравыма аннан җавап ала идем, барысын да тәфсилләп аңлата иде. Ләкин эшендәге авырлыкларны, проблемаларны өйгә кайтып сөйләгәне булмады.

Ә инде бераздан энергетика тармагына әтисе һәм әнисе янына уллары Илнар белән кызлары Гөлнара да кереп китә. Әтиләренең акыллы киңәшләре балаларына нык ярдәм итә.

– Миңа калса, һөнәр сайлауда әти-әниемнең йогынтысы зур булгандыр, чөнки мин бит балачактан ук әнинең эшендә еш була идем. Әти белән дә Актаныш районына күп йөрдек: ул – командировкага, мин – авылга, әбиләргә кунакка кайттым, – дип кушыла әңгәмәбезгә Илнар. Бүген ул Түбән Кама электр челтәрләрендә баш инженер. – Үз эшләрендә уңайлыклар күргәч, әти белән әнинең аларны безгә дә күрсәтәселәре килгәндер. Бәйрәмнәрдә бер табын янына җыелгач та эш турында сөйләшә торган идек. Хәзер барысы да цифрлаша, үзгәрә. Энергетикада да шулай. Компьютерга күчү процессы әти пенсиягә чыгар алдыннан булды. Ул чакларда аңа яңалыкка өйрәнү бәлки кыенрак та булгандыр. Ләкин ул бер дә сер бирмәде. Әниебез лаеклы ялда булса да, табын янында еш кына эш турында да сөйләшәбез. Чөнки хәзер инде хатыным Роза да шушы тармакта хезмәт куя.

Илгизәр абый белән Гөлчәчәк апаның кызлары Гөлнара үзенең хезмәт юлын 2018 елда Түбән Кама подстанция хезмәтендә техник булып башлаган. Хәзер – инженер.

– Эшем бик кызык, яңа һөнәргә өйрәнү авыр булса да, янымда һәрчак ярдәм итәргә, юл күрсәтергә әзер торган туганнарым, хезмәттәшләрем булды, – дип шатланып сөйли Гөлнара. – Оешмада рәхәтләнеп эшләр өчен барлык шартлар да бар.

Әмирҗан белән Ләйлә

Безнең очрашу Илгизәр абыйның энесе Әмирҗан абый өендә узды. Ул бүген хатыны Ләйлә белән Актаныш районы электр челтәрләрендә эшли, Әнәк авылында яшиләр.

– Абыем – гаиләдә иң зурысы, мин – төпчеге, – дип искә ала Әмирҗан Хамбалов. –Ул гомерен энергетикага багышлады, дип һич арттырусыз әйтә алам. Мине дә, армия хезмәтеннән кайтуга ук, үз янына чакыра башлады. Ләкин ул чагында күңелем тартмады. Актаныш электр челтәренә мин 2011 елда «Газпром»нан килдем. Электромонтер булып урнашканчы озак уйландым, чөнки эше бик тынгысыз, 7–8 подстанциягә хезмәт күрсәтергә кирәк, аварияләр дә булгалап тора. Төнлә караңгыда да, карлы, яңгырлы көннәрдә дә чыгып китәргә туры килә. Ә бит барысын да тиз һәм төгәл итеп башкарырга кирәк.

Әмирҗан абыйның хатыны Ләйлә ханым Актаныш электр челтәрләренә 2002 елда килә. Башта техник, аннан соң инженер вазыйфаларын башкара, хәзер исә җитештерү-техник төркемен җитәкли.

– Минем вазыйфага ремонт һәм техник хезмәтне планлаштыру керә. Шундый зур династия вәкиле булу зур горурлык кына түгел, ә җаваплылык та өсти. Түбән Кама электр челтәрләренә барсак та, Хамбаловларга булган хөрмәтне тойгач, күңелебез була.

Әмирҗан абый белән Ләйлә апаның ике уллары Артур һәм Айзат та төрле елларда энергетика тармагында эшләп алган.

– Берсен дә үгетләгәнебез булмады. Без кайда эшләдек, алар да шунда кереп киттеләр. Энергетика тармагы буенча укырга барабыз дигәч тә, каршы килмәдек, – диде Ләйлә ханым.

– Хатыным Айгөл белән 2009 елда өйләнештек тә 2010 да Чаллыга кайттык, – дип кушыла Артур. Шул ук елны 2 нче төркем подстанциягә эшкә урнаштым. Институтта теория булса, монда практикага өйрәнергә, бик күп укырга туры килде. Ярты елдан соң Тукай районы электр челтәрләренә мастер булып күчеп, анда 2018 елга кадәр эшләдек. Әлеге эш урыннарым турында бары тик җылы хатирәләр генә саклана. Алар минем алдагы тормышыма нигез салырга ярдәм итте.

Эше абруйлы булса да, әти-әнисе, туганнары эшләгән оешмага килүнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген Артур бик яхшы аңлый.

– 2010 елда Түбән Кама электр челтәрләренә эшкә кергәндә Хамбаловларны бөтен кеше белә иде. Илгизәр абый эшләгән тармак аеруча күп белем сорый торган юнәлеш, шуңа күрә аның абруе зур булды. Абыйлар, әти-әни белән бер тармакта эшләү бер яктан рәхәт булса, икенче яктан зур җаваплылык сорады. Институттан соң иң абруйлы кешеләр алдында катлаулы имтихан тотарга туры килде. Минем хаталанырга, ялгышырга, Хамбаловлар нәселенә тап төшерергә хакым юк иде, шуңа күрә вуздан соң өч ай кабаттан бик нык тырышып укыдым. Һәм тырышлыгым бушка узмады, – диде нәсел дәвамчысы.

Нигез җылысы

Илгизәр һәм Әмирҗан Хамбаловлар тәгәрәп үскән төп йорт Пучы авылында булган. Хәзер барлык туганнар Әмирҗан абый белән Ләйлә ханымның Әнәктәге яңа йортларына җыела.

– Без 1995 елга кадәр Чаллыда яшәдек. Тик Әмирҗанның күңеле бер дә шәһәргә ятмады, тынычлык таба алмады ул анда. «Минем җиргә басып йөрисем килә», – дип әйтә торган иде. 2011 елда Әнәктә яңа йорт булдырдык. Ике яктан да туганнарыбыз күп, шөкер. Шуңа күрә безнең нигездән кунакларның өзелгәне, бәйрәмнең бетеп торганы юк, – ди Ләйлә ханым.

Данлыклы нәсел дәвамчылары – оныклар һәм оныкчыкларның да киләчәктә әтиләре, бабалары салган юлны дәвам итәчәгенә шик юк. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән бу мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Хәзерге вакытта өченче буын вәкиле – Илнар белән Розаның уллары Линар энергетика университетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ул да Хамбаловларның хезмәт династиясен дәвам итәчәген әйтте.

Эльвира Хәйретдинова, «Сетевая компания»нең Түбән Кама электр челтәрләре филиалында персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе:

– Түбән Кама электр челтәрләрендә бүген егермедән артык хезмәт династиясе эшли. Аларның хезмәт стажлары берничә мең елга тула. Иң зур династия – Шакировлар. Аларның гомуми хезмәт стажы – 238 ел. Хамбаловларныкы 156 ел булса, Борһановларныкы – 175. Хезмәт династияләре – безнең компаниянең алтын фонды. Бу – безнең өчен матур традиция генә түгел, ә предприятиенең буыннар белән эшләүдәге зур көче. Алар корпоратив культура һәм һөнәри белем, тәҗрибә саклаучылар булып тора. Гомумән алганда, династия вәкилләре – яшь белгечләргә иң яхшы остазлар. Мондый гаиләләрдә тәрбияләнгән яшьләр балачактан ук энергетика темасын эчтән белә, тармакның үзенчәлекләрен күреп, белеп үсә. Шуңа күрә эшкә дә, коллективка да тизрәк кереп китә. Мондый гаиләләрдә үскән хезмәткәрләр компаниягә аеруча тугрылыклы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре