Хезмәт кешесенә хөрмәт бармы? Авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Игенчегә хөрмәт, аларны кадерләү турында әледән-әле сөйлибез. Хезмәт кешесе аны сизәме? Авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт нидә чагыла? Әлеге гади, шул ук вакытта җитди сорауга җавапны без кырда, фермада алны-ялны белмичә эшләүче кешеләр белән бергәләп эзләдек.

Иң элек без сорауны шушы көннәрдә Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кулыннан Россия Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын алган Азат Шакировка бирдек. Яшь кенә булуына карамастан (Азатка – 29 яшь) шундый зур игътибарга һәм хөрмәткә ия булган Кукмара районы механизаторы бу вакыйганы «һич көтелмәгән, әмма хезмәтемә иң зур бүләк» дип бәяләде.

– Мин кечкенәдән бирле авыл хуҗалыгына тартылдым, ә ныклап торып эшли башлавыма – сигезенче ел. Елның кайсы гына фасылына карамастан, мин – трактор рулендә. Һич икеләнми, мин үз урынымда, дип әйтә алам, – дип, үзе белән таныштырды ул. – Мәскәүгә бару көтелмәгән хәл булды. Казанда «Профессиядә иң яхшысы» дигән ярышта катнашкан идем. Шуннан соң документларымны Мәскәүгә җибәргәннәре билгеле булды. Министр кулыннан шундый зур мактау кәгазе алу – туган көнемә иң көтелмәгән бүләк булды. Бу хакта хәтта хыялланганым да юк иде.

Билгеле, хезмәт кешесенә хөрмәт мактау кәгазьләре алуда гына чагылыш тапмый, дип саный ул.

– Анысы да – күңелне күтәрә, үсендерә торган күренеш, әлбәттә. Илебезгә файдалы эш белән шөгыльләнүебез өчен тагын бер кат горурланыр өчен форсат. Тик боларга өстәп, лаеклы хезмәт хакы, эшләргә мөмкинлекләр дә кирәк. Авылда киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь гаиләләргә, аларның балаларына яхшы шартлар тудыру да – хөрмәт билгесе. Ә инде бүген мин хезмәттәшләремә саулык, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, тынычлык телим, – диде Азат.

Тәҗрибәле фермер, авыл хуҗалыгы тармагының «аксакал»ы Минталип Минехановның да фикерен беләсебез килеп шалтыраттык. Ә ул, нинди бәйрәм, без эштә бит, дип көлеп җибәрде.

– Авыл хезмәте ул – безнең яшәү рәвеше, шуңа күрә безгә бәйрәме дә юк аның, – диде ул. – Авылга кагылышлы Сабан туенда да күпчелек очракта шәһәр халкы ял итә, крестьян эштә кала. Менә хәзер көнаралаш яңгыр яуды. Бераз киптереп җибәргәч, кырга кереп киттек, чөнки бәрәңгене алып бетерәсе бар. Безнең бөтен уебыз кырдагы уңышны җыеп алып, кешеләрнең табынына ризык итеп җиткерү тирәсендә бөтерелә. Менә бу – безгә, чыннан да, бәйрәм. Икенчедән, авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтә торган субсидияләрне вакытында түләсәләр, шулай ук бәйрәм булыр иде. Бәйрәмендә ашап-эчеп йөри алмасак та, икенче икмәк, яшелчәләр үстерә, аларны балаларга илтеп җиткерә алабыз, дип горурланабыз. Бу эшләрне башкара алу да – үзе бер бәйрәм безгә.

Минталип Миннеханов әйтүенчә, авылда эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хаклары түләнергә тиеш. Икенчедән, кадрлар мәсьәләсенең бик җитди дәрәҗәдә хәл ителүен тели ул. Яхшы орлыклар алуда, складлар булдыруда ярдәм булса да, эш кешесенә хөрмәтне күрсәтер иде, дип саный фермер.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Мостафиннар – гаиләләре белән авыл хуҗалыгында тир түгүчеләр. Әтиләре Марат абый – алдынгы механизатор, әниләре Лениза апа гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Хәтта уллары һәм ике кызлары да комбайн иярләгән тырыш, булдыклы гаилә. Алар хөрмәт тоямы соң?

– Игенчеләргә дә, терлекчеләргә дә хөрмәт булмады, дип берничек тә әйтә алмыйм, – диде Лениза апа. – Колхоз рәисе Минфаязның ярдәмен һәм ихтирамын һәрвакыт тоеп эшләдек. Марат быел кулын авырттырган иде, шулай булуына карамастан, булышмыйча ярамый дип, комбайнга утырды. Әле дә ашлык җыюдан кайтып кергәне юк. «Атказанган механизатор» исемен дә бирделәр үзенә. Премияләрен Марат та, балалар да яхшы алып барды. Үзем дә, эшләгән чакта, игътибардан читтә калмадым. Акчаларын биреп бардылар, ярышларга йөртеп тордылар. Димәк, район да ышанган бит. Зур урыннар алмасак та, бүләкләрен мулдан бирәләр иде. Әгәр хуҗалыктан акчалата, ашлыклата, печәнләтә ярдәм булмаса, тугыз баш сыер да асрый алмаган булыр идек. Без бер дә зарлана алмыйбыз. Хезмәт кешесен кимсетүне сизмәдек. Әле дә агрофирмаларның эшчәнлекләрен күзәтеп торам, андагы шартлар эшләр өчен начар дип әйтмәс идем. Эшче өчен анысы да мөһим. Хөрмәт дигәндә мин менә шушыларны күзаллыйм.

Хәтерләсәгез, ел башында газетада «Апас-мол» агрофирмасы эшчеләренең хезмәт хакларын тотып калулары турында язма басылган иде. Безне кызыксындырган сорауны язмабызның герое – егерме ел терлекче булып эшләгән Люция Сәлаховага да бирергә булдык.

– Хезмәт кешесенә хөрмәт турында сөйләргә дә кирәкми. Безне белгән кеше дә юк, – диде ул. – Хезмәт хаклары буенча үз фикеремне әйткәч, бөтенләй эштән кудылар. Минем артыннан тагын берничә кешене җибәрделәр. Колхоз вакытында игътибар булды әле. Бүләген дә, акчасын да алдык. Хәзер дә, агрофирмада эшләгән вакытта да андый хөрмәт күргән булмады.

Хезмәт кешесе кайда да шул ук эшне эшли югыйсә. Тик, күрәсең, хөрмәте генә төрле җирдә төрлечә...

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова авыл авыл хезмәтчәннәре

Көн хәбәре