Газетага язылу

Хуш киләсең, Яңа ел: 1 декабрьдән Казанда чыршы базарлары эшенә рөхсәт бирелә

Казанда 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр чыршы базарлары эшләячәк.

Чыршы базарлары көн саен, ялларсыз, якынча 10:00 сәгатьтән 20:00–21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр Казан мэриясе матбугат үзәге.
Яңа ел чыршыларын түбәндәге адреслар буенча урнашачак мәйданчыкларда алып була:

▫️Авиатөзелеш районы:
Академик Павлов урамы, 1.
▫️Вахитов районы:
Чехов урамы, 3/7; Б.Шаһиди урамы, 24.
▫️Мәскәү районы:
Декабристлар урамы, 114; Декабристлар урамы, 150.
▫️Яңа Савин районы:
Ямашев проспекты, 92а.
▫️Идел буе районы:
Р.Зорге урамы, 68; Ю.Фучик урамы, 105в; Х.Мәүлетов урамы, 17; В.Кулагин урамы, 6.
▫️Совет районы:
Пионер урамы, 9а; Родина урамы, 33а; Академик Сахаров урамы, 13а; Карбышев урамы, 15.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре