Артистларның хәлен аңлыйсыздыр. Яңа бина, яңа сәхнә, яңа баш режиссер. Хәер, артистлар гына түгел, Горький урамындагы бинага йөреп ияләшкән тамашачы өчен дә бу – күпмедер күләмдә стресс. Ләкин нинди генә икеле-микеле уйлар тумасын, тормыш үз агымы белән бара. Артистлар сәхнәгә чыкты, тамашачы җыелды.
Хыял артыннан – совет чорына
Мин дә башкалар кебек үк үз уйларым белән театрга атладым. Яшермим, бинага кереп, гардеробта өс киемнәремне салганда, мин үземне Камал театрына килгәндәй хис иттем. Әкренләп фойега күтәреләм. Һәм мине пәрдә артыннан чыгар-чыкмас кына Кәрим Тинчурин (ул да бераз борчыла кебек тоелды) каршы ала. Шунда ук зур хәрефләр белән «Яңа сулыш» дип язылган. Янәшәдә Тинчурин театры артистларының фотолары эленеп тора. Заманча, бик матур төшерелгән сурәтләр. Шуларны күргәч, тамашачы буларак минем күңелне шулкадәр җылы, рәхәт бер хис биләп алды. «Бу бина үзенең яңа хуҗаларын һичшиксез яратачак», – дип, җиңел сулап куйдым.
Тамаша залы шыгрым тулы. Мюзикл дуслык, мәхәббәт һәм хыял хакында. Вакыйгалар узган гасырның 60 нчы елларында бара. Хәйдәр исемле төзүче егет йолдызларга гашыйк, беренче очучы Юрий Гагаринны күрәсе килә, аңа хатлар яза, шалтыратуын көтә. Төннәр буе күзен күктән алмаган егет көннәрнең берендә Мәскәүдән килгән яшь рәссам, татар кызы Чулпанны очрата һәм күккә баккан күзләр җирдәге йолдызга гашыйк була. Төп рольләрдә – Татарстанның атказанган артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәлахова. Ике яшь йөрәк арасындагы хисләр, вакыйгалар үсеше залда утырган күп тамашачының йөрәгендә сакланган совет чоры җырлары белән үрелеп бара. «Идел буе каеннары», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Танго», «Казан утлары», «Керфекләрең синең нигә кара?», «Саубуллашу вальсы», «Ай, былбылым» – болар барсы да үткәннәргә алып кайта, хатирәләрне яңарта.
Спектакль-мюзиклның режиссеры Айдар Җаббаров яшь булуына карамастан, совет чорына хас үзенчәлекләрне, мохитне, кешеләр холкын тоя һәм сәхнәдә күрсәтә белә. Ул аның моңа кадәр Камал театрында куйган «Хуш, авылым», «Әлфия Авзалова. Мәңгелеккә юл» спектакльләрендә дә ачык күренде. «Хыял артыннан» спектаклендә дә режиссер совет чорын костюмнар белән дә, архив-видеоязмалар белән дә, геройларның үзара мөнәсәбәте аша да бирергә тырышкан. Резеда Гобәева белән аңлашып, бик тыгыз тандемда, яратып иҗат иткәннәре күренеп тора. Айдар Җаббаров сәхнәдә детальләрне дә бик оста куллана белә.
Артем Пискунов, Резедә Сәлахова һәм Илнур Байназаровның тавышлары тамашачыны сокландырды һәм Тинчурин театрының музыкаль театр булу өчен дә бөтен мөмкинлекләре барлыгына тагын бер кат инандырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрга кушылып, артистлар классик җырларны профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Татарстанның халык артистлары Зөлфия Вәлиева (Әминә апа) һәм Рамил Минханов (Хәлим абый) дуэты да уңышлы килеп чыккан. Айдар Җаббаров Тинчурин театрының урта буын артистларының да әле тамашачы өчен ачылып бетмәгән иҗади мөмкинлекләре барлыгын күрсәтте. Труппа белән режиссер киләчәктә үзара аңлашып эшләр, әле берсеннән-берсе кызыклырак спектакльләр туар, дип өметләник.
Татар татарны ташламый
Әйе, премьерада кайбер кимчелекләр сизелә. Бу репетицияләргә вакыт аз булуга да бәйледер. Спектакльнең билгеләнгән 2 сәгать 40 минуттан озаграк баруы да күзәтелә. Ләкин болар барсы да – алга таба режиссер тарафыннан шомартыла торган вак-төяк. Беренче карашка бик җиңел, ял итеп кенә карый торган мюзикл булса да, колакны торгыза торган, тамашачы күңеленә кереп кала торган урыннары бар. Мәскәү кызы Чулпан белән Хәйдәр сөйләшеп утыра. Хәйдәр кызның шундый саф татарча сөйләшүенә гаҗәпләнеп куя. Чулпан: «Татар кешесенең татарча сөйләвенә шаккаталармыни?» – ди. Дөрес бит, ник соң без үзебезнең татарча сөйләшүебезгә шаккатабыз? Бу бит – гадәти күренеш, югыйсә шулай булырга тиеш тә. Милиция бүлегенә килеп эләккән Хәйдәрне бәладән шунда эшләүче Тәлгать Заһитович (рольне Харис Хөснетдинов башкара) коткарып кала. Кайтырга юлына акча да бирә. «Татар татарны ташламый», – ди ул. Кешеләр үз эченә бикләнгән заманда бер-беребезгә ышанычны, бердәмлекне югалтмыйк, дигән бер искәртү булып ишетелде бу сүзләр. «Хыял артыннан» мюзиклы совет чорындагы «Девчата», «Я шагаю по Москве» кебек ихлас фильмнарны хәтерләтте, кырыслана башлаган күңелләрне дә йомшартып җибәрде. Шул чорда туып үскәч, ул вакыттагы кешеләрнең гадилеген, эчкерсезлеген, ярдәмчеллеген аңлап та, шул елларны сагынып та утырасың. Залга күбрәк урта буын тамашачы җыелса да, яшьләр дә бар. Бу аларга әти-әниләренең, әби-бабаларының яшьлеген күзалларга ярдәм итә. Алар да саф хисләр белән янган, җир җимертеп эшләгән дә. Ярату хисе дә чистарак шул. «Машинаң, фатирың бармы?» дигән сорауларның әсәре дә юк. Ярата, бетте китте. Ә машина һәм фатирны бергә яши башлагач эшләп алырбыз дип хыяллана иде совет чоры яшьләре. «Көчлеләр генә хыялга барып җитә», – ди мюзиклда күпне күргән, хәрби хезмәт аша да узган Хәлим абый. Хыялланган кеше мең кат егылып, мең кат торып баса, ләкин хыялына ирешә. Хәйдәр дә Чулпанын эзләп таба, максатына ирешә. Хыялы да тормышка аша, Гагарин аңа үзе шалтырата.
Мюзикл тамашачыны үзенә җәлеп итте һәм аның яратып карала торган спектакльләрнең берсе булачагына инде шик юк. Һәм ул Тинчурин театрына яңа тамашачы да алып киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез