Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова моңлы тавышы белән тамашачының яраткан җырчысына әйләнде. Гадилеге белән дә үзенә тартып тора ул. Күптән түгел Мирзаяновлар гаиләсе ишәйде: икенче кызлары – Гүзәл дөньяга аваз салды. Зөлфирә, олы кызлары тугач ук, бала табуның, әни булуның чын ләззәтен тоеп алып, интервьюларының берсендә: «Минем икенче баланы табасым килә», – дигән иде. Ике кыз әнисе булган Зөлфирә үзен ничек хис итә? Җырчының үзеннән белештек.
– Зөлфирә, икенче сабыегыз тугач, ниләр кичердең?
– Беренче тапкыр бала тудыру йортына барганда, берни дә аңламыйсың бит ул. Миндә курку хисе дә булмады. Икенче тапкыр инде кая барганымны аңлап килдем. Ничектер бераз курыктым да. Гүзәлебез бераз көттеребрәк, 41 нче атнадан туды. Озакка киткәч, бераз борчылдым да. Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Ходай безгә сау-сәламәт бала насыйп итте. Шулкадәр назлы, шулкадәр рәхәт. Мин үземнең ике бала әнисе булганлыгымны әле икенче көнне генә аңладым. Баламны кулыма алып: «Мин тагын әни булдым бит», – дип шаккаттым. Беренче вакытта балама карыйм да елыйм, карыйм да елыйм, күңелем тула. Менә шундый хисләр булды.
– Йөрәктәге ярату хисен хәзер үзең дә сизмәстән икегә бүләргә туры килә бит. Шундый хисне тоеп, аптырап калган чакларың буламы?
– Мин бу фикер белән килешмим. Чөнки минем йөрәгем хәзер ике мәртәбә зурайды. Һәм бу ярату ике балама да бертигез бүленә.
– Ике кыз әтисе – Алмаз үзен ничек хис итә? Гүзәл тугач та иң беренче сиңа әйткән сүзе?
– Алмаз миңа: «Матурым, әле өченчегә малай да алып кайтырсың», – диде. Мин исә, шушының белән төгәлләп торырбыз, дидем. Бу юлы кыз булганга да бик сөенде ул. Кызларыбызны матур күлмәкләр кидереп, рәхәттә үстерергә язсын.
– Нәзирәгә сирәгрәк исем куштыгыз. Ә икенче кызыгызның исеме еш яңгырый. Ни өчен Гүзәл?
– Нәзирә, чыннан да, сирәк исем. Без аны бик озак сайладык. Бала тудыру йортына барганда, мин инде, балабызга Нәзирә дип кушабыз, бу дөньяга көчле бала табам, дигән идем. Икенче кызыбызга авыр яисә артык кыска исем дә кушасыбыз килмәде. Исем сайлаганда барыбер ничектер шул исемле кешеләрне дә күз алдына китерәсең бит. Алмаз да: «Минем янымда һәрвакыт елмаеп тора торган Гүзәл исемле чибәр кешеләр», – диде. Минем белән дә шулай булды. Туганнарым арасында үткен, җитез, шаян Гүзәл исемле кызлар байтак. Безгә һәрвакыт ярдәмгә килә торган, уңган, булган Гүзәл исемле ханым бар. Мин кызыбызның да аның кебек тырыш, акыллы, чибәр булуын теләдем. Менә шуларның барысын да күзаллап, «Гүзәл» исемен бирергә уйлаштык. Әле бала табу йортына кергәндә дә төгәл хәл итмәгән идем. Ләкин бала дөньяга килгәч тә, аның йөзенә карадым да: «Бу Гүзәл бит, Гүзәл булырга тиешле кеше», – дип уйладым. Минем абыем – мулла. Бер атнадан соң аны, әти-әниләрне чакырып, өйдә исем куштырдык.
– Яңа туган сабыйга барыбер игътибар күбрәк китә. Нәзирә моны ничек кабул итә?
– Игътибарны Нәзирәгә дә, Гүзәлгә дә бертөрле бирергә тырышам. Янымда әнием, Алмаз бар. Алар да ярдәм итә. Алмаз бик рәхәтләнеп булыша. «Эшләрем бар әле», – дип чыгып китми. Нәзирәне үстергәндә дә шулай булды. Гүзәл йоклаган арада мин өйдәге эшләремне эшләргә, Нәзирә белән уйнарга тырышам. Ул китаплар укырга бик ярата.
Ике балага да тиешле игътибарны җиткерә алабыз дип уйлыйм. Нәзирә Гүзәл туганчы ук: «Монда бит минем сеңлем. Мине күтәрмә, алайса, сеңлемә авыр була», – дип, эчемне сыйпап китә, һәрвакыт мине кочаклый иде. Аңлы бала ул. Бала тудыру йортына киткәндә дә, мин сиңа иптәш кыз бала алып кайтам, дигән идем. Шуңадырмы, бик шатланып кабул итте. «Әни, кулын тотсам ярыймы, кочакласам ярыймы, үбәргә ярыймы?» – дип кенә тора. Сеңлесен бик ярата. «Бу бит – минем сеңлем, Гүзәлем, туганым», – ди.
Туганлык хисләрен үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Балалар безнең туганнарыбыз белән ничек аралашканны, ничек сөйләшкәнне күреп тора бит. Шуны кабатлый. «Ярый әле минем апам бар, сердәшем дә, дустым да ул. Гүзәл белән дә сез шулай булачаксыз, бергә балалар бакчасына да йөрерсез», – дип сөйлим инде мин аңа. Нәзирә һәр сүзне истә калдыра.
– Нәзирә гел сезнең җырларны җырлап йөри. Әллә бар җырларыгызны да яттан белә инде?
– Нәзирә бәләкәй чагында, без чыгып киткәч, әни телевизордан безнең концертларны кушып куя иде. Ул шулай фон булып яңгырап торган инде. Шуннан да отып алганмы – белмим. Безнең җырларны яттан җырлавына шаккатып та куям. Махсус өйрәнеп утырганыбыз юк. Ошаткан җырын бер тыңлауда истә калдыра.
– Адәм баласы туганда ук үз холкы белән туа, диләр бит. Гүзәл ниндирәк, холкы сизеләме?
– Гүзәлебез холкы белән йомшаграк булыр шикелле. Нәзирәбез миңа охшаган: чая, үз сүзен бирми торган бала. Ә Гүзәлнең күз карашлары да йомшаграк кебек. Алмаз да шулай ди. Сау-сәламәт кенә булсын.
– Нәзирә тугач, өйдә бераз утырган идең кебек. Гүзәлдән соң тизрәк активлаштың бугай. Яңа ел концертларында да катнашасың. Гүзәлне үзегез белән алып йөрисезме?
– Нәзирә тугач та өйдә утырмадым мин. Аңа 12 көн булганда концертларга чыктым. Башта без Алмаз белән, мин ике айлап өйдә утырам, дип сөйләшкән идек. Ә ул шәхси концертлары белән йөрергә тиеш иде. Алмаз: «Әйдә, матурым, бергәләп куйыйк инде», – дип сорагач, тилелегем беләнме инде, Чаллыга, Нәзирәне дә үзебез белән алып, концерт куярга киттек. Ул чагында әле үз хәлем хәл иде. Ләкин тамашачы көткән, без эшләп кайттык. Бик күп бүләкләр белән килгәннәр иде. Нәзирәгә әле дә күчтәнәчләр биреп җибәрәләр.
Гүзәл белән мин өйдә бераз озаграк та утырдым әле. Ноябрь аенда Казанда дүрт көн концертларыбыз була. Хәзергә без шәһәргә килдек. Съемкалар ясарга, күлмәкләрне дә тектерергә кирәк. Без бит озаклап өйдә утыра алмыйбыз, тукталып торырга ярамый. Артист кешегә гел эштә булырга кирәк. Бигрәк тә бергә эшләгәндә. Төркемне дә эшсез тотарга ярамый. Аллага шөкер, әнием бар, баланы ул карап тора. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итә. Күпме генә әйтсәм дә, рәхмәтләремне әйтеп бетерерлек түгел. Нәзирә инде зур үсте. Хәзер аны үзебез белән алып барабыз. Әтисе белән әнисенең нинди авыр эштә эшләгәнен күреп үссен. Берсендә концертны карап утырды да: «Бәтәч, шушымыни инде синең эшең?! Микрофон тотып җырлап торасыңмыни син?» – ди. «Кызым, безгә кайбер кешеләр дә шулай ди. Ләкин аның артында күпме хезмәт торганын барысы да белми», – дип аңлатырга туры килде. Шуңа аңлап, күреп үссен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез