4 июль кичендә Казанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
4 июльдә кич белән Казанда һәм республика буенча көньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 5 июльдә төнлә һәм көндез көчле җил сакланачак, яшенле яңгыр булуы ихтимал.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat