ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләрне автомобильдә бала утыртып йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә җыена. Ил күләмендәге проект өч елга исәпләнгән һәм ул барлык төбәкләрне дә колачлаячак дип фаразлана. Бала гомере күпме тора?
Узган атнада Лаеш районында чыккан юл һәлакәтендә 25 яшьлек әни һәм аның биш айлык баласының гомере өзелде. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, рульдәге хатын-кыз тизлекне чамадан тыш арттырган. Нәтиҗәдә автомобиль трассадан читкә очып төшкән. Йөртүче иминлек каешларын да эләктермәгән булган. Статистика мәгълүматларына караганда, былтыр илдә 167 мең юл һәлакәте теркәлгән. Шул исәптән, 20 меңгә якын очракта балалар зыян күргән: 22 мең сабый төрле тән җәрәхәтләре алса, 628 бала юлда җан биргән. Фаҗига очракларының барысы да диярлек өлкәннәр гаебе белән килеп чыккан, ди белгечләр. Шуңа күрә әти-әниләрне автомобильдә баланы йөртү кагыйдәләренә мәҗбүри рәвештә өйрәтмәкчеләр.
Дәресләр “Юлда йөрү кагыйдәләре” федераль проекты кысасында оештырылачак. Ул өч елга исәпләнгән. Әнә шул вакыт эчендә илнең барлык төбәкләрендәге йөздән артык шәһәрдә укулар узачак дип көтелә. “Куркынычсыз хәрәкәт” эксперт үзәге җитәкчесе Наталья Агре сүзләренә караганда, әти-әниләргә автомбильдә баланы йөртү кагыйдәләренә багышланган төрле семинарлар һәм мастер-класслар үткәрәчәкләр. Дәрестә сабыйга сыйфатлы утыргыч сайлау, юлда сак йөрү, юл аша бала арбасы белән чыгу кагыйдәләрен дә искә төшермәкчеләр. Парта артына тәгаен кемнәр утырачагын һәм укулар башлану вакытын төбәкләр белән хәл итеп бетерергә вәгъдә иткәннәр. Шунысын искәртик: өлкәннәргә автомобильдә баланы йөртү кагыйдәләрен төшендерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Чөнки түрәләр 2030 елда юл һәлакәтләрендә үлем-китем очракларын, гомумән, юкка чыгаруга ирешмәкче. Рульдәгеләрне дәресләр ярдәмендә акылга утыртачаклармы, әллә штрафлар беләнме – монысын вакыт күрсәтер.
Бүген 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге баланы автомобильнең арткы өлешендә махсус утыргычтан башка да йөртергә рөхсәт ителә. Тик берүк иминлек каешы турында онытмагыз! Ә 12 яше тулмаган бала алда бара икән, димәк, аны махсус утыргычка утырту мәҗбүри. Юл хәвефсезлеге агентлыгы китергән мәгълүматларга караганда, машинада барганда сабыйны махсус кәнәфигә утырту 4 яшькә кадәрге балаларның җәрәхәт алу ихтималын – 80, ә 5–9 яшьлекләрнекен 52 процентка киметә икән.
Юлда йөрү кагыйдәләренә бармак аша караучыларны исә штраф көтә. Җавапсыз әти-әниләргә өч мең сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук, автомобиль салонында 7 яше тулмаган баланы үзен генә калдырырга да ярамый. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, мәсәлән, әлеге кагыйдәне бозучыларга 2500 сум күләмендә штраф каралган. Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ул – 500 сум.
Гадәттә, машинада йөртүче артындагы урын иң ышанычлысы булып санала. Имеш, бер-бер хәл була калса, йөртүче үзеннән-үзе машинаның уң ягын куркыныч астына куя. Баксаң, болай фикер йөртүчеләр ялгыша икән. Бер төркем галимнәр үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, бала утыргычы машинаның арткы өлешендә уртада булса, юл һәлакәте вакытында өч яшькә кадәрге сабыйларның зыян күрү ихтималы кими икән. Исәпләп тә чыгарганнар: имгәнү куркынычы арткы утыргычның сул ягында – 35, уртасында – 24, уң ягында 43 процентны тәшкил итә.
- Рәсми сан
Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр республика юлларында балалар катнашында 587 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 600дән артык сабый яраланган, 18 бала һәлак булган. Ел башыннан бирле шундый 131 очрак теркәлгән. Өч баланың гомерен саклап кала алмаганнар.
Эльвира Вәлиева
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat