Зәй районының Сармашбаш авылында яшәүче Розалия һәм Феликс Халиковлар гаиләсе беренче карашка башкалардан берние белән дә аерылып тормый. Авылда туып, авылда үскән алар. Гаилә булып яши башлагач, бер-бер артлы кызлары Гөлчәчәк, Гөлзирәк һәм Олеся дөньяга килә. Бүген алар – әти-әниләренең киләчәккә өметләре генә түгел, авыр хезмәтләрендә төп таянычы да.
Розалия ханым әйтүенчә, авылда күпләп терлек асрау өчен гаиләңдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрү генә дә җитми. Моның өчен һәркемнең хезмәт сөючән булуы да кирәк. Башкача ничек итеп чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә савым сыерларының баш санын өч тапкыр арттырырга була?
Сөт җитештерү – бер хәл. Аны бит әле каядыр урнаштырырга да кирәк. Бәяләр әле бер, әле икенче якка үзгәрә торганда, киләчәккә ниндидер планнар кору да файдасыз сыман. Әмма Халиковлар кыенлыклар алдында баш ия торганнардан түгел икән. Район җитәкчеләре киңәше һәм ярдәме белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл җирлегендә кече эшмәкәрлек программасы аша 200 мең сум ярдәм алып, нибары өч ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш санын өчтән… ундүрткә кадәр арттыра алганнар!
– Малкайларга яхшы тәрбия бирүдә үзебез генә түгел, оныкларыбыз да булыша. Көтүче эзләп йөрисе дә булмады, – ди Розалия ханым.
Бергәләшеп киңәшкәннән соң, сыерларның токымын яхшырту эшен башлаганнар. Көн саен 40 литрга якын сөт бирерлек токымлы сыерлар булдырмакчылар. Яңарак кына бозавы белән бергә шундый сыер сатып алганнар.
– Исемен оныкларыбыз куйды. “Сандугач” диюгә, яннарына йөгереп килә, – ди ирле-хатынлы Халиковлар.
Хәзер инде гаилә фермасын тиз генә әйләнеп чыгып та булмый. Ишегалды һәм каралты-куралар кош-корт, вак терлек белән тулы. Йөзләгән баш каз-үрдәк, 20 баш сарык, бал кортлары асрыйлар.
Сөтләре арткан саен, гаиләнең төрле һөнәрләргә осталыгы да арта. Бүген алар сатып алучыларга үзләре җитештергән каймак, катык, эремчек, корт, куертылган каймак һәм башка сөт продуктларын тәкъдим итә. Хәзер әнә Голландия технологиясе белән сыр ясауга керешкәннәр.
Менә шулай, кемнәрдер авылда эш юк, дип зарланып йөргәндә, Розалия һәм Феликс Халиковлар кебек йөзләгән гаилә күпләп терлек, кош-корт асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп тә менә дигән итеп яшәп ята. Шундыйларның тырышлыгы белән крестьян-фермер, шәхси һәм гаилә фермаларында сөт җитештерү бүген тәүлегенә 754 тоннадан артып китә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, авылда төп керем чыганагы булып терлекчелек тармагы санала.
Иң югары үсеш – Балтач районында. 2019 елның алты аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда терлекчелек продукцияләре җитештерү 21 процентка арткан. Тәүлегенә 260 тонна сөт җитештерүче балтачлылар бүген бер сыердан 22,6 килограмм сөт сава.
Эше барның – ашы бар, дип, халык тикмәгә генә әйтмидер. Бу сүзләр, беренче чиратта, ярты ел эчендә терлекчелектән 8 миллиард 400 миллион сум керем алган Тукай районы хуҗалыкларына кагыла. Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Кукмара, Саба, Буа, Балтач, Әтнә, Актаныш һәм Арча районы хуҗалыкларында да терлекчелектән акча кереме арта.
Шул ук вакытта республиканың 16 районында терлекчелек тармагына игътибар җитешми. Шуның аяныч нәтиҗәсе буларак, акча кереме дә кимегәннән-кими. Акчасы аз булган хуҗалыкларның киләчәге дә әллә ни өметле түгел. Андыйлар яңа техника һәм технологияләр булдыру түгел, хезмәт хакын да вакытында бирә алмый.
- САН
2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектән тулаем табыш 35 миллиард сумнан арткан. Сөт сатудан – 14 млрд сум, терлек һәм кош ите җитештерүдән 19 млрд сум акча кергән, 2,4 млрд сумлык йомырка сатылган.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat