Уртада яхшырак. Баланы “тимер ат”та кая утыртырга?

ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләрне автомо­бильдә бала утыртып йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә җыена. Ил күләмендәге проект өч елга исәпләнгән һәм ул барлык төбәкләрне дә колачлаячак дип фаразлана. Бала гомере күпме тора?

Узган атнада Лаеш районында чыккан юл һәлакәтендә 25 яшьлек әни һәм аның биш айлык бала­сы­ның гомере өзелде. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, руль­дәге хатын-кыз тизлекне чамадан тыш арттырган. Нәтиҗәдә автомобиль трассадан читкә очып төшкән. Йөртүче иминлек каешларын да эләктермәгән булган. Статистика мәгълүматларына караганда, былтыр илдә 167 мең юл һәлакәте теркәлгән. Шул исәптән, 20 меңгә якын очракта балалар зыян күргән: 22 мең сабый төрле тән җәрәхәт­ләре алса, 628 бала юлда җан бир­гән. Фаҗига очракларының барысы да диярлек өлкәннәр гаебе бе­лән килеп чыккан, ди белгечләр. Шуңа күрә әти-әниләрне автомо­бильдә баланы йөртү кагыйдәлә­ренә мәҗ­бүри рәвештә өйрәт­мәк­челәр.

Дәресләр “Юлда йөрү кагый­дәләре” федераль проекты кысасында оештырылачак. Ул өч елга исәпләнгән. Әнә шул вакыт эчендә илнең барлык төбәкләрендәге йөз­­дән артык шәһәрдә укулар узачак дип көтелә. “Куркынычсыз хәрәкәт” эксперт үзәге җитәкчесе Наталья Агре сүзләренә караганда, әти-әни­ләргә автомбильдә баланы йөртү кагыйдәләренә багышланган төрле семинарлар һәм мас­тер-класслар үт­кәрәчәкләр. Д­ә­рес­тә сабыйга сыйфатлы утыргыч сайлау, юлда сак йөрү, юл аша бала арбасы белән чыгу кагыйдәләрен дә искә төшер­мәк­челәр. Парта артына тәгаен кемнәр утырачагын һәм укулар башлану вакытын тө­бәкләр белән хәл итеп бетерергә вәгъдә иткәннәр. Шунысын искәр­тик: өл­кәннәргә автомо­бильдә баланы йөртү кагыйдәләрен төшен­дерү дәү­ләт сәясәтенең өс­тен­лек­ле юнә­лешләренең берсе булып тора. Чөнки түрәләр 2030 елда юл һәла­кәтләрендә үлем-китем очракларын, гомумән, юкка чыгаруга иреш­мәкче. Рульдәгеләрне дә­­­рес­ләр ярдәмендә акылга утыртачак­лармы, әллә штрафлар беләнме – монысын вакыт күрсәтер.

Бүген 7 яшьтән 12 яшькә ка­дәрге баланы автомобильнең арткы өлешендә махсус утыргычтан башка да йөртергә рөхсәт ителә. Тик берүк иминлек каешы турында онытмагыз! Ә 12 яше тулмаган бала алда бара икән, димәк, аны махсус утыргычка утырту мәҗбүри. Юл хәвефсезлеге агентлыгы китергән мәгълүматларга караганда, машинада барганда сабыйны махсус кәнәфигә утырту 4 яшькә кадәрге балаларның җәрәхәт алу ихтималын – 80, ә 5–9 яшьлекләрнекен 52 процентка киметә икән.

Юлда йөрү кагыйдәләренә бармак аша караучыларны исә штраф көтә. Җавапсыз әти-әниләргә өч мең сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук, автомобиль салонында 7 яше тулмаган баланы үзен генә калдырырга да ярамый. Мәс­кәү һәм Санкт-Петербургта, мәсә­лән, әлеге кагыйдәне бозучыларга 2500 сум күләмендә штраф каралган. Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ул – 500 сум.

Гадәттә, машинада йөртүче артындагы урын иң ышанычлысы булып санала. Имеш, бер-бер хәл була калса, йөртүче үзеннән-үзе ма­шинаның уң ягын куркыныч астына куя. Баксаң, болай фикер йөр­түче­ләр ялгыша икән. Бер төркем галимнәр үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, бала утыргычы машинаның арткы өлешендә уртада булса, юл һәлакәте вакытында өч яшькә кадәрге сабый­ларның зыян күрү ихтималы кими икән. Исәпләп тә чыгарганнар: имгәнү куркынычы арткы утыргыч­ның сул ягында – 35, уртасында – 24, уң ягында 43 процентны тәш­кил итә.

  • Рәсми сан
    Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр республика юлларында балалар катнашында 587 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 600дән артык сабый яраланган, 18 бала һәлак булган. Ел башыннан бирле шундый 131 очрак теркәлгән. Өч баланың гомерен саклап кала алмаганнар.

Эльвира Вәлиева

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү