Атна башында Казанның Яңа Савин районы судында банктан акча урлауда гаепләнгән хатын-кызга карата хөкем карары чыгардылар. Сишәмбе көнне исә охшаш тикшерү эше Вахитов районы судында башланырга тиеш иде. Ике очракта да ханымнар бу эшкә ир-егетләр кушкан өчен барганын әйтә. Югалган акча кайда, миллионнар банктан ни рәвешле чыга, андагы акча өчен күңел тыныч була аламы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Дүшәмбе көнне башкаланың Яңа Савин районы суды 34 яшьлек Динә Сәмитованы дүрт елга колониягә җибәрү турында карар чыгарды. Ул элек үзе эшләгән “Кама коммерцияле банкы”ннан 3,6 миллион сум күләмендә акча урлауда гаепле дип табылды. Утырышта ачыкланганча, Сәмитованы мондый кыңгыр эшкә барырга яңа танышы этәргән. Һәрхәлдә, ул булганнарны әнә шулай дип аңлата. Ир-егет үзен спорт аналитигы дип таныштыра һәм букмекерлык оешмаларына акча салу белән шөгыльләнә. Аралар якынайгач, ул банкта эшләүче ханымнан бурычка акча сорый. Баштарак әҗәтләрен вакытында кайтарып килә. Ахырдан исә Сәмитованы банктан акча алып чыгарга күндерә. Банк хезмәткәрен дүрт елга хөкем иттеләр. Дөрес, башта баласына 14 яшь тулганны көтәчәкләр. Киләсе өч ел эчендә күзәтү органнарыннан бернинди дә шелтә алмаса, төрмәдән котылу мөмкинлеге дә бар.
Сишәмбе көнне Вахитов районы судында Наталья Степанованың эшен тикшерергә тиеш иделәр. Кәгазь эшләре тәртиптә булмаганга утырышны киләсе атна ахырына күчерделәр. 46 яшьлек ханым “Открытие” банкының Казандагы бүлегендә эшләгән. Аны 220 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Тикшерүчеләр туплаган мәгълүматларга караганда, баш кассир булып эшләгән Степанова бүлек идарәчесе Олег Поляхка берничә тапкыр банкның саклау бүлмәсенә кереп чыгарга һәм акчаны касса аша уздырмыйча гына алырга мөмкинлек бирә. Бу юлы да шул ук хәл кабатлана: баштарак алынган акча кире кайта, аннары нәфес бурычтан өстен чыга башлый. Акча җитмәгәнне яшерү өчен исә ялган сумнар һәм валюта кулланыла. Поляхның танышлары банкка ялган акча алып килә, ә чынын алып китәләр. Хәзер ул кайдадыр качып йөри, бу эшкә катнашы булган башка кешеләр шаһит кына булып калган, җавапны исә Наталья Степановага бирәсе. Аңа 10 елга иректән мәхрүм ителү яный. Банктан барлыгы 1,4 миллион доллар, 1,2 миллион евро һәм 32 миллион сум акча югала.
Акчаның да, бүлек җитәкчесенең дә кайчан табыласы билгесез. Еллар узарга да мөмкин. Әйтик, “Казан Банкы”ннан 14 миллион сум урлауда гаепләнүче Светлана Астафьеваны инде өченче ел эзлиләр. “Райффайзенбанк”тан 11,4 миллион сум алып чыккан Роза Әгъләмҗановадан 10 ел хәбәр юк.
Дөрес, качып та тотылучылар бар. “Россельхозбанк”ның күрше Башкортстандагы Салават каласында урнашкан бүлегеннән 23 миллион акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаны, инде хәбәр иткәнебезчә, 38 көннән Казанның тыныч кына яшәп ятучы бер йортында эзләп таптылар. Качып йөргән арада Луиза Хәйруллина социаль челтәрләрдә “йолдыз”га әверелде. Аны Робин Гуд, Шәкүр карак белән чагыштыручылар да булды. Шуңа күрә үрнәк алулары да гаҗәп түгел. Әйтик, шул ук Башкортстанда күптән түгел тагын бер банк хезмәткәрен эләктерделәр. 39 яшьлек ханымны 6,5 миллион сум акча урлауда гаеплиләр. Акча югалганын тикшерү барышында банкның иминлек хезмәте ачыклаган.
Мондый очраклар башка төбәкләрдә дә булып тора. Бу әле киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганнары гына. Кредит оешмаларының чүпне тышка чыгарасы килми. Акча тынычлыкны ярата, дигән гыйбарә бар. Шуны искә алып булса кирәк, банк вәкилләре урлашу очраклары турында ачылып китеп сөйләшергә теләми. “Ак Барс” банкы биргән мәгълүматларга караганда, урлашу аркасында банкка акча салган кешеләргә зыян килми. Һәрберсенең акчасы 1,4 миллион сумга иминиятләштерелгән. Мондый очраклар килеп чыкмасын өчен һәрбер банк иминлек чараларын булдыра. Күзәтү системасы куела, сак урнаштырыла, керү-чыгулар исәпкә алына, кергән һәм чыккан акча санала, даими рәвештә ревизия ясала.
– Бу чыннан да шулай. Андый таләпләрне Үзәк Банк куя, кредит оешмалары исә саклык кагыйдәләрен тагын да арттыра ала. Әмма кеше факторы дигән төшенчә бар, – ди исемен атамауны сораган банк хезмәткәрләренең берсе. – Менә анысын инде бернинди канун яки кагыйдә белән дә үзгәртеп булмый. Кемдер кайдадыр үз эшен башкарып бетерми. Хезмәткәрләр барысын да күреп тора. Теләге булган кеше барыбер урлашуның юлын таба.
- БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ
Гүзәл Хисмәтуллина, психолог:
– Урлашуның төп сәбәпләреннән берсе – халыкның матди хәле түбәнәю. Социаль катлаулар арасында аерма зурая. Барыбыз да социаль челтәрләрдә утыра. Анда барысы да тормышын ачып сала. Кемдәдер бу көнләшү, эчке агрессия китереп чыгара. Коррупция очраклары турында ишетеп торабыз. Хезмәт хакы артмый, чыгымнар үсә. Шул ук вакытта һәркемнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләге бар. Әлбәттә, ашарга ипи булмаган өчен генә җинаять юлына басмыйлар. Бу очракта матур тормышка омтылу, аңа тиз арада ирешү теләге алга чыга. Үрнәк китерәм: элек фатир турында хыялланганнар да, күп еллар дәвамында акча җыеп, куышлы булганнар. Бүген исә кредит аласың да килешү төзисең. Кеше озак вакыт хыялланып йөрми. Тиз генә эшләп куясы килә. Инде банкта эшләүчеләргә килгәндә, алар бит андагы иминлек шартларын күреп тора. Кайда нинди кимчелек барлыгын беләләр. Кеше күп еллар дәвамында зур акча белән эшли. Бәлки, күпмедер вакыттан соң аны үзенеке дип тә кабул итә башларга мөмкин. Һәр очракны аерым карарга кирәк. Банкта акча урлаучыларны халык арасында хуплаучылар да бар дисезме? Анысы да йогынты ясарга мөмкин. “Агрессив акт” дигән төшенчә бар. Гаделсезлеккә җавап буларак барлыкка килә анысы. Әйтик, бала, ачуы чыкса, артыгын уйлап тормыйча, берәр нәрсә эшләп куя.
Илнар ХӨСНУЛЛИН