Умарта кортлары агулаганга кырыламы?

Кырылды гына быел умарта кортлары. Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Россиянең 25 төбәгендә 39,6 мең бал корты оясы һәлак булган. Бу – барлык бал кортының 1,3 проценты дигән сүз.

Бөҗәкләр аеруча Липецк, Ульяновск өлкәләре, Алтай крае, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле республикаларында күпләп үл­гән. Татарстанда да хәлләр шәп­тән булмады. Безнең республикада иң зур зыянны Мамадыш, Мин­зәлә, Зәй районнарындагы умартачылар күрде.

Умартачылар үзләре бертавыштан “агулыйлар” дисәләр дә, рәсми органнар моңа кадәр нә­тиҗәләр ясарга ашыкмаган иде. Тикшерү нәтиҗәләре шушы көн­нәрдә билгеле булды. Һәм… умар­тачыларның фаразлары исбатланды, дисәк тә була.

“Умартачылыкның федераль фәнни үзәге” белгечләре бал кортлары берничә сәбәп аркасында һәлак булырга мөмкин, дип белдерде. Аның беренчесе – һава торышы. Алар әйтүенчә, язның иртә килүе һәм җылы торуы корткыч­ларның тиз үрчүенә китергән. Нәтиҗәдә, башка төрле, көчлерәк һәм бал кортлары өчен аеруча куркыныч агулар кулланырга туры килгән.

Икенче сәбәп – пестицидлар һәм агрохимикатларны кулланганда, куркынычсызлык кагый­дә­ләрен истә тотмау. Игеннәрне агулаганда умартачыларны ки­сәтмәү, әлеге эшләрне көндез башкару, кайбер очракларда авиация техникасын куллану да менә шундый аяныч нәтиҗәләргә ки­тергән.

Зыян капланырмы?

Агулавын агулаганнар, ә югалган табышны кем кайтарыр? Зыян күргән умартачыларга нинди дә булса компенсация булачакмы? Бүген бу сорау күпләрне борчый. Кайбер төбәкләрдә ярдәм итү чараларын күрә башлаганнар да инде. Мәсәлән, Башкортстанда “Башкортстанда умартачылыкны үс­терү” төбәк программасы кысасында умартачылык өчен кирәк-яракларны сатып алуга тотылган чыгымнар 50 процентка кадәр кире кайтарылачак. Алтай крае, Ульяновск өлкәсе, Татарстан республикасында әлегә ярдәм итү чаралары турында сөйләшүләр бара.
Ярдәм итү чаралары уйлап табылган очракта да, аларны алыр өчен, умартачыларга суд зал­лары аша узарга туры ки­ләчәк. Шуңа күрә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы умарта кортларының ни сәбәпле һәлак булуларын ак­кредитацияләнгән лабора­тория­ләр ярдәмендә ачыкларга киңәш итә.

Сабак алынырмы?

Мондый хәлләр узган елларда да күзәтелгән иде. Ел саен кабатлана икән, димәк, тиешле нәтиҗәләр ясалмый, чаралар күрелми, дигән сүз.
Хәер, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Майкопта журналистлар белән очрашкан вакытта әлеге проблемага тукталып, мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте.
– Беренче чиратта, һәр тө­бәк­нең умартачылар реестры булырга тиеш. Анда умарталарның кайда урнашуы төгәл күрсәтелергә тиеш. Аграрийлар да умартачыларны яхшылап кисәтсеннәр иде, – диде ул.
Умартачыларга игътибар 5 августта да зурдан булачак. Бу көнне Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Гордеев рәислегендәге киңәшмәдә Рос­сиядәге умартачылык үсеше турында сөйләячәкләр.
– Фаҗига ясаудан мәгънә юк. Кайбер төбәкләрдә ярдәм итү чаралары карала. Кайберләрендә судлар башланды. Тикшерү органнары үз бәяләрен бирерләр дип уйлыйбыз, – диде ул.


Фикер өстәү