Корбан бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 3тә эшли башлаячак

11-нче августта Корбан бәйрәмендә Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 3тә эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетында.

Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә вәгазь белән башланачак, бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласына керешәчәкләр. Йола 11 августтан 13 августка кадәр 16 мәйданчыкта өч көн дәвамында узачак.


Фикер өстәү