Зоопаркта бер ханым ак аю вольерына туңдырма аткан һәм …

Санкт-Петербург зоопаркында бер хатын-кыз Хаарчаана кушаматлы ак аю вольерына туңдырма ыргыта. Бу хәл турында Ленинград зоопаркы хезмәткәрләре «ВКонтакте»дагы рәсми битендә хәбәр иттеләр.

Шул рәвешле әлеге ханым ял итүче хайванның ничек тә булса хәрәкәтләнүен теләгән. Һәм үзенекенә ирешкән дә — аю туңдырма артыннан суга сикергән. Мондый реакцияне күргәч балалар исә, хайванга тагын нинди дә булса ризык атарга теләгән.

Моны күреп өлгергән зоопарк хезмәткәрләре, вольер янына килеп әлеге гамәлнең аянычлы вакыйгаларга китерергә мөмкинлеген аңлаткан. Моңа җавап итеп туңдырма аткан ханым : «Балалар сәгать буе кояшта торды һәм аюның суга сикерүен көтте, ә ул теләмәде! Ни өчен без аның коена башлаганын шулкадәр көтәргә тиеш?», дип белдерә . Моңа өстәп: «Аюлар кар ашый бит, нигә аңа туңдырма ярамый?», дип сорый.

Зоопарк хезмәткәрләре хайваннарны ашату катгый тыела, дип искәртә, һәм: «Без көнгә берничә мең кешене кабул итәбез, әгәр аларның һәркайсы хайваннарга туңдырма бирә башласа — бу аюларның эчәк эшчәнлеге тукталышына китерәчәк», — дип белдерә.


Фикер өстәү