Актанышта икмәк каршылау тантанасы – “Кызыл олау” узды. Әлеге матур бәйрәмгә тагын бер вакыйга өстәлде: су юлы белән килеп, WorldSkills чемпионаты әләме районда 37 нче тукталышын ясады.
Эстафетаның Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалында башланган иде. Әләм Россиянең 24 субъектында булды инде. Тантана кунаклары белән бергә Актаныш җиренә чемпионат талисманнары – Алтын һәм Алмаз да аяк басты.
WorldSkills хәрәкәте вәкилләре Актаныш районының тәүге икмәген кабул итү мизгелләрендә катнашты. “Кызыл олау” бәйрәмендә 2019 елның урып-җыю кампаниясе башлану рәсми төстә игълан ителде.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов басу-кырлардан кайткан тәүге икмәкне бөтен халык белән каршы алуны, күптәннән килгән гореф-гадәт, дип атады. “Һава торышы җиңел булырга охшамый. Әмма игенчеләребез тир түгеп үстергән икмәкне быел да югалтуларсыз җыеп алырга язсын!” – дигән теләген җиткерде.
Чыннан да, өстән явып торуга карамастан, быелның тәүге икмәген җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятие директорлары, өлкән буын вәкилләре, мәктәп укучылары, хәтта бакча нәниләре бергәләп, бердәм булып, зур өметләр белән кабул итте.
Икмәкне олылауга багышланган чара WorldSkills әләмен хөрмәтләү тантанасы белән дәвам итте. Әләмне кабул итеп алган район башлыгы Энгель Фәттахов аңа Актаныш районы гербын беркетте. Шул рәвешле, республика буйлап сәяхәтен дәвам иттерәчәк WorldSkills әләмендә хәзер Актанышның да сурәте бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat