«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета һәм журналларның иң актив укучы – Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты. Бүләкләрне бүген «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт) уйнаттылар.

«Һәр ярты ел саен өч яки аннан артыграк басмага язылып, безгә үз квитанцияләрен җибәргән кешеләр арасында телевизор уйнатабыз. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән (Кырым, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь крае, Башкортстан һ.б.) заявкалар килә», — дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.

Бәйгедә 178 абунәче катнашты. Алар арасында телевизор гына түгел, 12 комплект йон юрган, мультиварка, электр ит тарткычы һәм блендер да уйнаттылар.

Төп бүләк – телевизорга Әтнә районында яшәүче Рафаэль Мөхәммәтҗанов ия булды

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191692/


Фикер өстәү