Балалар бакчасы бинасына пневматик коралдан аткан ир-ат тоткарланган

Санкт-Петербург полициясе хезмәткәрләре балалар бакчасы бинасы буенча ут ачкан ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «РИА Новости»хәбәр итә.

Ату турында хәбәр хокук саклау органнарына чәршәмбе көнне килгән. Урынга килгән полицейскийлар аны тоткарлый, ул 1980 елгы ир-ат булып чыга.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул үз фатиры тәрәзәсеннән пневматик винтовкадан балалар бакчасы тәрәзәләренә аткан, дип өсти «Газета.ру». Нәтиҗәдә, 1976 елда туган ир-ат зыян күрә.

Тоткарланучыга карата «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм штраф салынган.


Фикер өстәү