Чаллы татар драма театры бинасына яшүсмерләр пневматик пистолеттан аткан

Моны видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыклаганнар.

Чаллы полициясендә Низаметдинов урамында урнашкан Татар драма театры бинасының витражларына зыян килү очрагы тикшерелә.

Эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 май көнне 17:00 сәгатьтә яшьләр пневматик корал ярдәмендә театр бинасына атканнар. Моны видеокүзәтү камералары язулары ярдәмендә ачыклаганнар.

Бинага атучыларның  икесе дә 2000нче елгы яшьләр. Хәзерге вакытта РФ ҖК 213нче маддәсе («Хулиганлык») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

 


Фикер өстәү