Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр курыкмыйча бала алып кайтсын

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының “Туполев” филиалында хезмәткәрләр белән очрашу вакытында, республикада балалар бакчалары белән тәэмин ителеш тагын да яхшырачагын әйтте.

– Балалар бакчалары төзелә, сез аны үзегез дә күреп торасыз. Бәләкәчләрне кабул итә торган ясле төркемнәре артачак. Киләчәктә, баланы кая урнаштырыйм икән, дип аптырап йөрмәячәксез, – диде Фәрит Хәйрулла улы.

Әлеге сорауны заводта эшләүче яшь белгеч Лилия Гатауллина бирде. Ул беренче баласы белән декрет ялында утырганда эшкә иртәрәк чыгарга теләгән, тик бәләкәчне калдырырга урын булмаган. Гатауллиннар менә икенчегә бәби көтә. “Яслеләр мәсьәләсе борчыганга Ф. Мөхәммәтшинга шул сорауны бирдем. Аның белән сөйләшкәч, тынычланып калдым”, – ди Лилия.


Фикер өстәү