Күп балалы гаиләләргә йорт булырмы?

Россиянең закон чыгаручы органнарына күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү проблемаларын игътибар үзәгенә алырга кирәк. Аеруча федераль программа кысасында бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә юллар салу, торбалар сузу кебек эшләрне финанслау ягыннан. Бу хакта Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган утырышта белдергән.

– Демографик хәлнең начар булуы сәбәпле, федераль закон чыгаручыларга күп балалы гаиләләргә бәйле проблемаларны игътибар үзәгенә алу мөһим. Бүген күп кенә төбәкләр яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын уйлап таба, аерым алганда, беренче һәм аннан соң туган балаларга матди ярдәм күрсәтелә, шул ук вакытта күп балалы гаиләләр читтә калып килә, – дигән Ф. Мөхәммәтшин.
Ул биредә җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы нигезендә торак шартларын яхшыртырга тиеш булган өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр турында сүз баруын искәрткән. Дәүләт Советы рәисе әйтүенчә, әлеге бурыч үтәлмәгән, чөнки бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Ә шәһәр һәм районнар бюджетларында моңа акча юк.


Фикер өстәү