Татарстанда көчле җил вакытында бер кыз башына кибет элмә тактасы төшкән

Казанда көчле җил вакытында студент Алинә Муллагалиева башына «Пятерочка» кибетенең тимер элмә тактасы төшкән. Бу хакта кыз социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Бу хәл 28 октябрьдә 22 яшьлек студент кыз Вишневский урамы буенча мәдәният институтыннан өенә кайтканда була.

«Ике минуттан кайтып җитәсе идем, кинәт нәрсәдер бәрелеп, каты авыртудан тезләремә чүктем. Мин ниндидер шартлау булды, дип уйладым. Күзләремне кысып карагач, миннән өч метрлап ераклыкта бик зур тимер конструкция ятканын күрдем һәм аның минем баш түбәмнән үткәнен аңладым. Башымның нык авыртуыннан бөгәрләнеп капландым», — дип яза Алинә «Вконтакте»да үз сәхифәсендә.

«Ашыгыч ярдәм»не кызга узып баручылар һәм якындагы чәчәк кибете флористы чакырткан.

«Кыз 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә ята, хәле — канәгатьләнерлек. Аңа бөтен кирәкле ярдәм үзвакытында клиниканың нейрохирурглары тарафыннан күрсәтелде», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә кыз үзенә ярдәм күрсәтүчеләргә дә рәхмәт белдерде. «Мин нейрохирургия бүлегендә ятам. Битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт хисләремне җиткерәм. Мин исән! Рәхмәт! 112 коткару хезмәте телефонын беркайчан да онытмагыз», — дип өстәгән Алинә Муллагалиева.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196160/

Фикер өстәү