Бер ир-ат балалар бакчасына килеп алты яшьлек малайны үтергән

Бүген Ненец автономияле округының Нарьян-Мара шәһәренең бер балалар бакчасында ир-ат алты яшьлек малайны үтергән.  Бу хакта «Лайф»ка җирле хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткән. Җинаятьче тоткарланган.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, 1983 елда туган Денис Поздневны сакчылар балалар бакчасына  берәр баланың әти-әниседер дип керткәннәр. Төркемгә керү белән үтерүче 2013 елда туган алты яшьлек Кириллга пычак кадый, малай шунда ук үлә. Һөҗүмче: «Баланы үтерсәң — мәңге яшәрсең», — дип кычкырган.

Бу СССР ның 60 еллыгы урамындаг урнашкан «Әкият» балалар бакчасында була. Анда хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.


Фикер өстәү