Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов ришвәт алуда гаепләнә

Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов җинаять эше фигуранты булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Казанның Мәгариф идарәсе башлыгына ришвәт биргәннәр.

«Илнар Һидиятовка шәһәрнең мәгариф учреждениеләрен металл детекторлар белән тәэмин итү буенча килешү төзүдә ярдәм иткән өчен 800 мең сум күләмендә акча биргәннәр», — дип белдерде агентлыкның үз чыганагы.

Тикшерү комитетында вазифаи затка ришвәт бирү һәм вазифа зат тарафыннан ришвәт алу турында җинаять эшләре кузгатылды.

 


Фикер өстәү