Татарстан һәм Башкортстан парламентлары арасында килешү имзаланды

Бүген Уфада Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Корылтае арасында хезмәттәшлекне алга таба да үстерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ике республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев кул куйды.

Парламентарийлар 1997 елның 22 мартында Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортостан Дәүләт Җыелышы – Корылтае арасында төзелгән Килешү кысаларында алып барылган хезмәттәшлекне уңай бәяли. Парламентара багланышлар кысаларында хезмәттәшлек законнар чыгару җыеннары дәрәҗәсендә дә, парламент комитетлары дәрәҗәсендә дә алып барыла, профильле комитетларның уртак утырышлары зур уңыш белән гамәлгә кертелгән, парламентарийлар канун иҗатының актуаль мәсьәләләре турында он-лайн режимда фикер алышалар.

«Безнең парламентлар күп кенә мәсьәләләр буенча берләшкән позициядә тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Уртак тырышлык белән федераль дәрәҗәдә субъектларның закон чыгару инициативаларына ярдәм итәргә тырышабыз. Минемчә, киләчәктә парламент депутатларының мөмкинлеген сайлаучылар мәнфәгатьләрендә тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга игътибар бирелергә тиеш».

Бүген имзаланган Меморандумда яклар алдагы уртак эшчәнлек юнәлешләрен билгеләп үттеләр: икътисадый һәм социаль өлкәләрдә үзара килешенгән сәясәтне эшләү һәм тормышка ашыру, халыкларның бердәмлеген ныгыту буенча уртак гамәлләр үткәрү. Татарстан һәм Башкортстанның алтынчы чакырылыш парламентлары депутатлары законнар чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу, законнарны мониторинглау, мөрәҗәгатьләрне һәм закон чыгару инициативаларын хуплау буенча хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

Уфада эш сәфәрендә Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов очрашты. Әңгәмә барышында Татарстан һәм Башкортстан территориясендә төрле мәдәни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү