«Бүген инша яздык та, иртәгә ришвәт бетте түгел»

Соңгы тугыз елда республикада ришвәт очраклары белән бәйле кешеләр саны ике тапкыр кимегән. 2010 елда бу сан 22 процент булса,  хәзер 8,5 процент. “Татар-информ” агентлыгында ришвәтчелек темасына уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында  Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең төп киңәшчесе Салават Рәхимов  әнә шундый чагыштырулар китерде.

Салават Рәхимов сүзләренә караганда,  быел дәүләт власте органнарында норматив-хокукый актларга карата коррупциягә каршы 2100дән артык  экспертиза үткәрелгән, шуның 26сында ришвәт очраклары табылган. Җирле үзидарә органнары буенча тикшерелгән 16 меңләп актта 19 гаепле ачыкланган. “Үзидарә органнарында  дисциплинар җаваплылыкка – 92, ә дәүләт органнарында 35  кеше тартылды. Моңа коррупция очраклары гына түгел, законнарның таләпләрен үтәмәү дә керә”,  – дип ачыклык кертте ул.

Республикада ришвәт бирүнең төп сәбәбе – вакыт җитмәү. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере  ниндидер проблеманы тиз генә акча биреп хәл итәргә әзер икән. Социаль-икътисад мониторингы  буенча  комитетның мәгълүмати-аналитик бүлек  җитәкчесе Эльвира Юрасова әйтүенчә, мондый сораштырулар 2005 елдан бирле уздырыла. Анда ел саен 3 меңнән артык кеше катнаша. Ул һәр районда үткәрелә.  Быел Россия методикасы буенча яңа сораштыруда 600 кешенең фикерен белешкәннәр. Республика халкы ришвәтнең  дәрәҗәсен бездә дә, ил буенча да  уртача дип бәяләгән. Татарстанда яшәүчеләрнең 13,8 проценты ришвәт очраклары турында хокук органнарына хәбәр итәргә әзер. Ике ел элек андыйлар 10 проценттан артыграк булган. Дәшмичә калырга теләүчеләрнең күбесе хәбәр итүне кирәк дип санамый. Барыбер чарасын күрмәячәкләр диючеләр – 39 процентка якын, ә үзләре, якыннары язмышы өчен борчылучылар –14 процент.

Проблеманы ничек хәл итәргә? Түрәләр  гозерләрен җиткерергә килгән гади халыкка аны чишү юлларын күрсәтергә, төрле органнарга электрон чиратлар аша язылып булуын аңлатырга тиеш. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шулай диде. Кеше үз соравына җавап таба алмагач, башка кырын юлларны эзләргә мәҗбүр. Министр әйтүенчә,  “бизнес өчен” дигән яңа система эшли башлаган. Анда теләсә кайсы эшмәкәр дәүләт органнарына түрәләрнең, хокук вәкилләренең бизнеска кагылышлы нигезсез бәйләнүләрен җиткерә ала.  Шулай итеп, закон бозу очраклары турында мәгълүмат алырга җыеналар.

Бүген мәктәп, техникумнар арасында ришвәтчелекне булдырмау өчен төрле иҗади бәйгеләр уза. Моның белән генә яшьләрне  аңа каршы торырга өйрәтеп булырмы?

– Бүген инша яздык та, иртәгә ришвәт бетте түгел. Яшь буынга ниндидер мәсьәләне акча белән хәл итү начар дип әйтәбез. Иң мөһиме,  аларның  аңлавы, дөрес яшәргә  тырышуы кирәк, – диде Салават Рәхимов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү