Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә 50 данә мунча миннекләре — себеркеләр бүләк иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Урманчылар әбиләргә һәм бабайларга хуш исле мәтрүшкә дә алып килгән. Урман белгечлекләре турында да мәгълүмат җиткерделәр.
Йорт-интернатта яшәүчеләр кунакларны рәхмәт әйтеп озаттылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat