Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

Моңа кадәр Татарстан Президентының матбугат хезмәтен җитәкләгән Эдуард Хәйруллин вазифасыннан китте. Чыганак мәгълүматы буенча, бүген Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга имза куйган.

Указ әлегә Татарстан Президенты рәсми сайтында чыкмады. Кадрлар алмашы турында иртәгә Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алды матбугат конференциясендә рәсми рәвештә игълан ителер дип көтелә.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү