Татарча концерт вакытында тамашачыларны эвакуацияләгәннәр

Бүген, 25 декабрь көнне, УНИКСта концерт вакытында эвакуация булган.

Илназ Сафиуллин җырын тәмамлагач бинадан чыгарга кушып,  эвакуация игълан
ителә. Тамашачы ашыга-ашыга тышка юнәлгән вакытта сәхнәдәге алып баручылар каушамаска өндәп, аларга көч биреп тора.

Бәхеткә, барысы да тиз хәл ителгән. Тамашачыларны кире урыннарына чакыралар һәм концерт алга таба дәвам итә.

 


Фикер өстәү