Илназ Галәвиев эшен караган вакытта кабат халыкны суд бинасыннан эвакуацияләгәннәр

Татарстан Югары суды бинасында янгын сигнализациясе эшли башлап тагын андагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Бүген судта 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эше карала. Ул узган атнада башланып киткән иде, утырышта гаепләнүчегә сак астында тоту вакытын озайттылар. Ул көнне шартлаткыч кую турында хәбәр килеп андагы халыкны эвакуацияләгәннәр иде.

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гаепләү карарын игълан итте. Галәвиев үз гаебен таныды. Шуннан соң суд эшне карау тәртибен билгеләде. Утырыш төштән соң дәвам итәргә тиеш иде. Ләкин  хәзерге вакытта эвакуация булу сәбәпле, андагыларны бинадан чыгардылар.


Фикер өстәү