24 яшьлек кыз парацетамол эчеп үлгән

Бурятиядә 24 яшьлек кыз өч көн эчендә артык күп парацетамол эчүе аркасында үлә. Аның бавыры эшләми башлый. Бу хакта Республика клиник дәваханәсенә сылтама белән «Номер бер» басмасы хәбәр итә.

Баксаң, кыз 3 көн дәвамында 2 аспирин һәм башка препаратлар белән бергә алтышар таблетка кабул иткән. Шул ук вакытта бу даруның максималь тәүлеклек дозасы — 8 данә. Табиблар пациенткада берничә зарарлаучы фактор — бавырның фермент системасы эшен бозган диета, шулай ук элек гепатит вирусы булуы турында хәбәр итә.

Парацетамол бавырга бәрә һәм авыр некроз тудыра икән, ә бу еш кына органнарны күчереп утыртуны таләп итә.


Фикер өстәү