Парацетамолның нинди куркыныч белән янавын аңлатканнар

Бигрәк тә салкын тидерү сезонында бик еш кулланыла торган дару бу.

Танылган теледоктор Александр Мясников фикеренчә, кайберәүләр парацетамолны еш һәм күп куллана. Ә бу – сәламәтлек өчен зыянлы.

Парацетамолның тәүлеклек дозасы 4 грамм тәшкил итә. Әмма салкын тидерүләр һәм вируслы авырулар чорында аны үзен генә дә, башка дарулар составында да кулланалар. Нәтиҗәдә даруның дозасы шактый ук артып китәргә мөмкин.

Күпләр аңа барлык авырулардан дару буларак карый. Әмма парацетамол дәваламый, бары тик температураны төшерә һәм ялкынсынуга каршы ниндидер үзенчәлеккә генә ия.

Табиб кисәтеп әйткәнчә, бу препарат бавырга зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аны, составында парацетамол булган башка даруларны да эчүегезне онытмыйча, чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.


Фикер өстәү