2019 елда Татарстанда опека органнары РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләсеннән алган. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча 38 бала гаиләсеннән алынды. 2018 елда алар якынча 60 бала иде. Бу РФ Гаилә кодексының 77 маддәсенә нигезләнеп эшләнә», — диде Гүзәл Удачина.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балаларны гаиләләрдән алу практикасын анализлау буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды. Ул квартал саен Татарстанда балаларны ата-анасыннан алу белән бәйле вәзгыятьне күзәтә.