Россиядә ике ел эчендә пенсияләр артачак

 Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов «Россия газетасына» интервьюсында 2022 елга пенсияләрнең артуы турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, түләүләрнең уртача күләме 18 мең 290 сумга кадәр артачак һәм узган елгы күрсәткечтән 18,26 процентка югары булачак. Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча, 2019 елдан 2022 елга кадәр пенсияләрнең үсеше 2,5; 3; 2 һәм 1,3 процент тәшкил итәчәк.

«Әгәр инфляция фаразлау саннарыннан түбәнрәк булса, реаль чагылышта пенсияләрнең артуы тагын да югарырак булачак», — диде Дроздов.

Аның сүзләренчә, 6,6 процентка индексациядән соң пенсияләр уртача мең сумга арткан, әмма бу сумма түләүләрнең гомуми күләменә бәйле. Өстәмәнең уртача күләме илдәге уртача пенсия — 15 мең 466 сум буенча исәпләнә.

«80 яшькә җиткәч пенсия автомат рәвештә теркәлгән түләү күләменә дә арта», — диде Дроздов.


2 фикер

Фикер өстәү