“Гемотест” лабораториясе табибы Екатерина Демьяновская “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. “Гомуми кан анализында барлык күрсәткечләр мөһим. Шулай да кайбер тайпылышлар табибның аерым зур игътибарын һәм алга таба тикшеренүне таләп итә.
Мәсәлән, гемоглобин төшү (110-120дән түбән), шул ук вакытта эритроцитлар күләме кимү һәм гематокрит төшү – анемиянең (аз канлылык) иң ачык билгесе. Сәбәпләре, организмда тимер яки В12 витамины җитмәүдән алып, хроник кан югалуга яки кан ясалуга зыян килүгә кадәр, төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә проблеманың нәрсәгә бәйле булуын ачыклау чиктән тыш мөһим”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Шулай ук, аның әйтүенчә, гемоглобинның, гематокрит һәм эритроцитларның күтәрелүе дә хәтәр сигнал булып тора. Бу тромблар барлыкка килүгә җирлек тудырырдай полицетимиягә ишарәли, дип ассызыклаган Демьяновская. Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, лейкоцитларның кинәт артуы яки кимүе дә хәтәр билге булып санала. Лейкоцитоз (лейкоцитларның артуы) инфекциягә яки ялкынсынуга һәм хәтта кан ясалу системасында яман шеш авыруларына күрсәтергә мөмкин.
Ә инде лейкопения (лейкоцитларның аз булуы) вируслы инфекция, аутоиммун авырулар, агулы матдәләр йогынтысында иммунитетның мөшкел хәлдә булуы турында сөйли. Табиб билгеләп үткәнчә, кан оешуга җаваплы тромбоцитларның кимүе аз гына җәрәхәтләнгән очракта да бик нык кан китү, ә тромбоцитларның артуы – тромбозлар (кан тамырларына оешкан кан тыгылу) куркынычы белән яный. Икесе дә – бик хәтәр, һәм тирәнтен тикшеренүне таләп итә, дип кисәткән белгеч.
“Тагын бер куркыныч тайпылыш – СОЭ күрсәткеченең зур булуы. Ялкынсыну, аутоиммун авыру яки яшерен генә яман шешнең үсеп ятуы турында сөйләргә мөмкин бу. Ләкин анализны бер күрсәткеч буенча гына түгел, ә тулаем бәяләргә кирәк. Күп кенә тайпылышлар стресска, күптән түгел кичерелгән яки яңа гына эләккән инфекциягә бәйле вакытлыча тайпылыш булырга мөмкин чөнки”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез