Алма инфаркттан саклый

Холестеринның ике төрле булуын беләбез инде: ЛПВП (югары тыгызлыктагы) – яхшы, ә ЛПНП (түбән тыгызлыктагы) дигәне начар. Британия галимнәре уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, көнгә ике алма ашауның начар холестеринны киметүе ачыкланган. Шулай итеп, инфаркт яки инсульт булу ихтималын азайтырга мөмкин. Бу хакта The Times Hub басмасы хәбәр итә.

Ридинг университеты галимнәре 8 атна дәвамында 40 кешене тикшергән. Тәҗрибәдә катнашучылар көн саен ике алма ашаган, ә табиблар аларның канындагы начар холестеринны үлчәп торган. Нәтиҗәдә холестерины югары булган кешеләрнең ЛПНП күрсәткече 4 процентка кимегән. Шулай ук катнашучыларның кан тамырлары да яхшырган: сыгылмалылыгы арткан һәм киеренкелеге әзәйгән.

Димәк, йөрәк өянәге булмасын һәм кан басымы күтәрелмәсен өчен, һәр көнне ике алма ашарга кирәк. Тик табиблар алмаларны башка азыклар белән

кушмыйча, аерым гына – төп тукланулар арасында ашарга киңәш итә.


Фикер өстәү