S7 авиакомпаниясе 4 февральдән Кытайга рейсларны туктата

Самолетлар Кытайга 28 мартка кадәр очмаячак. авиакомпания хәбәрендә әйтелгәнчә, очып китү аэропортында база тикшерүе «инфекциянең беренчел симптомнарын гарантияле ачыкларга» мөмкинлек бирми.

Россия тимер юллары да Россия һәм Кытай арасында тимер юл элемтәсенең туктатылуы турында хәбәр итте. Хакимият мондый чараларны пневмониянең яңа төре таралуны профилактикалау максатларында кабул итте.

Кытайдан тыш, авыру тагын 23 илдә ачыкланган.


Фикер өстәү