Ут белән саксыз эш итү янгынга китергән һәм анда ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген төнге өчләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Вишневая Поляна авылындагы Гагарин урамында янгын турында хәбәр килде.