«ВТ» уздыручы Муса Җәлил бәйгесенә 400 якын көрәшче, 45 команда килүе көтелә

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге турнирны көрәш дөньясындагы иң дәрәҗәле ярышларның берсе булуын әйтте. Бу хакта ул ярышка багышланган матбугат очрашуында белдерде.

– Бу көрәш ярышында катнашуны һәм җиңүне катнашучылар зур дәрәҗәгә саныйлар. Биредә көрәшчеләр һәм командалар арасында көндәшлек көчле була, – диде ул. Аның әйтүенчә, көрәш турнирына 400 якын көрәшче, 45 команда килүе көтелә.
Хәлил Шәйхетдинов әлеге турнирны саклап калу һәм бүгенге көннәргә кадәр алып килүе өчен “ВТ” газетасына рәхмәтен җиткерде.

Аның сүзләренчә, ярышның истәлекле даталар кысасында узуы патриотик тәрбияне арттыруда да роль уйнаячак.


Фикер өстәү