ТНВ телеканалы “Батырларга хат” дигән проект башлап җибәрә

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан ТНВ телеканалы “Батырларга хат” дигән зур проект башлап җибәрә.

Сугышта һәлак булган бабагызга яки туганнарыгызга хат языгыз. Аңа тормышыгыз турында, сугышчан хезмәте өчен ничек рәхмәтле булуыгыз, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәркем турында хәтер саклавыбыз турында сөйләгез…

Хатлар төрле стильдә кабул ителә. Сез аларны 420095 индексы, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9 нчы йорт, Җиңүнең 75 еллыгы тамгасы белән яки 9may@tnvtv.ru электрон почта аша җибәрә аласыз!


Фикер өстәү