Казан Кремле Конституциягә бәйле үзгәрешләргә карата фикерен белдерде

Татарстан җитәкчелеге Конституцияне үзгәртүгә кагылышлы тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып эш итәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шулай диде. Моны ул илнең төп законына карата кертеләсе «дәүләт коручы халык» пунктын шәрехләп әйтте.

— Төзәтмәләр кертүгә бәйле тәкъдимнәр буенча фикер алышу бара. Без бөтенроссия тавыш бирү кысаларында халык тарафыннан белдереләчәк фикергә генә йөз тотачакбыз, — дип аңлатты журналистларга Галимова.
Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүгә әзерлекне башлап җибәрде. Тавыш бирү 22 апрельгә тәгаенләнгән. Россиянең төп законына керәчәк төзәтмәләр исемлеген 18 мартта раслаячаклар.


Фикер өстәү