Товар җитештерүчеләр, сатып алучы теге яки бу әйбергә кызыксын өчен, товар тышындагы язуга билгеле бер сүзләр кыстыра. Кеше, аларны күргәч, кирәкме-юкмы, шул товарны сатып ала. Нинди сүзләр соң бу?
- Аз калорияле. Берәүнең дә артык авырлык җыясы килми. Бу сүзе булган азык-төлек, имеш, сезне артык килограммнардан коткарачак. Әмма аз калориялеме, күпме – составның аермасы юк икән. Аерма – бәядә генә.
- Витаминнарга бай. Сөткә, мәсәлән, еш кына D витаминын өстиләр. Әмма бу аны берничек тә файдалырак итми. Шуңа күрә «баетылган» сүзен күрү белән, товарны сатып алырга ашыкмагыз.
- Органик. Асылда мондый термин бернинди рәсми документта да юк, әмма җитештерүчеләр аны кайчан һәм нинди товарга тели, шунда куя.
- Җиңел. Сатып алучы фикеренчә, мондый тамгасы булган продуктта калория аз һәм ул файдалы була. Асылда исә «җиңел» дигәне су кушып, куерткычлар өстәлгәнне аңлата. Әмма мондый продуктларның бәясе гадәтиләрдән шактый аерыла.