Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА: Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне һәркем ясый ала

Тән тиресе бозыла, чәч коела, ниндидер ят ризык ашыйсы, көн дәвамында йоклыйсы килә… Күптән көтелгән язны еш кына әнә шундый сүлпән каршылау кәефне кыра. Барыбызга да яхшы таныш авитаминоз галәмәте бу! Бүгенге сәхифәдә авитаминоз турында аеруча еш ишетергә туры килгән уйдырмаларны барлап, белгечләрнең аңлатмаларын тупладык.

1 нче уйдырма. Даими рәвештә йокы килү, арыганлык бетмәү, чәч коелу, тырнак сыну  организмга витаминнар җитмәү турында кисәтә. Дөрестән дә, авитаминозның төп билгеләре бу. Әмма бу билгеләр организмдагы башка хилафлыклар турында да кисәтә ала. Әйтик, кеше гемоглобины түбән булганда – анемия вакытында да үзендә шундый үзгәрешләр сизәргә мөмкин. Организмга В12 витамины, фолий кислотасы җитмәгәндә дә йокымсырау, арыганлык, чәч коелу кебек күренешләр борчый ала.

2 нче уйдырма. Авитаминозны витаминнар ярдәмендә генә җиңеп була. Кеше дөрес тукланмаса, аңа витаминнар да ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә көндәлек рационда һәрчак яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, чикләвек, балык кебек ризыклар булырга тиеш. Яз көне аларга аеруча басым ясарга кирәк. Иттән баш тартырга ярамый. Аны атнага, ким дигәндә, ике тапкыр ашарга кирәк. Дөрес тукланган кешедә авитаминоз бик сирәк күзәтелә.

3 нче уйдырма. Авитаминоз яз һәм көз көннәрендә генә күзәтелә. Организм витаминнарга ел дәвамында кытлык кичерергә мөмкин. Хәтта яшелчә, җиләк-җимеш мул булган, Д витаминына бай кояш нурлары сирпегән җәй көнендә дә авитаминоздан интегүчеләр бар. Әмма язын организм «уянгандай» була: матдәләр алмашы тизләнә, нәтиҗәдә витаминнарга кытлык та бу чорда яхшырак сизелә башлый.

4 нче уйдырма. Кыш буе кибетләрдә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең бер файдасы да юк. Озак саклансын өчен махсус ысуллар ярдәмендә эшкәртелсә дә, кибеттә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә дә витаминнар җитәрлек була. Көненә йодрык кадәр зурлыкта биш төрле яшелчә яки җиләк-җимеш ашасагыз, сезгә авитаминоз куркыныч түгел дигән сүз. Сүз уңаеннан, файдалы элемент һәм витаминнарны башка төр ризыклардан да алып була. Әйтик, сыер маенда, бавыр, йомырка, сырда А витамины күп, ипи, тары, карабодай, солы ярмалары В витаминына бай.

Витаминнарны кайдан туплыйсыз?

Лилия Булатова, табиб-терапевт:

– Авитаминоздан саклану өчен иң беренче чиратта дөрес тукланырга кирәк. Моның өчен табында аксымга бай ризыклар (балык, йомырка, эремчек һ.б.), яшелчә һәм җиләк-җимеш булу шарт. Начар гадәтләрдән баш тартып, сәламәт тормыш алып бару, көн дәвамында саф һавада йөрү дә файдага булачак. Организмны борчыган барлык авыруларны да җиренә җиткереп, ахыргача дәваларга кирәк. Дәваланып бетмәгән чир шулай ук витаминнар кытлыгы китереп чыгара ала. Язгы-көзге чорда, профилактика максатыннан һәркемгә витаминнар эчеп алырга киңәш итәр идем. Балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, өлкәннәргә ул бигрәк тә файдага булачак. Язгы чорда бигрәк тә А, С, D витаминнары эчәргә киңәш ителә. Авитаминоз чорында көненә икешәр капсула D витамины, балык мае эчү дә ярдәм итәчәк.

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА, үләннәр белән дәвалаучы (Арча районы Наласа авылы):

– Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы. Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була. Ләкин анысын яз җитеп, эш узгач түгел, ә көздән эчә башларга кирәк. Андый төнәтмәләрне үзебездә үсмәгән үләннәрне читтән алдырып, бездәгеләре белән кушып ясыйм. Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне исә һәркем ясый ала. Блендерда вакланган 10 тырнак сарымсакны бал белән кушып, суыткычта сакларга киңәш итәм. Шуны көнгә 1 аш кашыгы кабып куярга кирәк.

Нинди витамин җитми?

Җитмәгән витамин төре Нинди билгеләр күзәтелә? Кайдан табарга?
А витамины күз күрүе начарлана, күз кабагы кычыта, тән кытыршылана, чәч төсе тоныклана, тешләр саргая сөт ризыклары, диңгез ризыклары, карлыган, крыжовник, абрикос, кишер, шпинат
В1 витамины тән тиресе сула,тын кысыла, аппетит начарлана, аритмия чүпрә, камыр ризыклары
С витамины теш казналыгы каный, кариес пәйда була, сулыш алу кыенлаша, ашкайнату системасы начар эшли башлый, хәлсезлек сизелә, кеше тиз арый башлый яшелчә, җиләк-җимешләр, кара карлыган, томат, шпинат
D витамины кариес пәйда була, буыннар авырта, тәнне көзән җыера, кеше ябыга бавыр, йомырка, сөт ризыклары, майлы балык
Е витамины организм тизрәк картая, тән тиресе «шиңә», күз күрүе начарлана йомырка, кәбестә, шпинат, кишер, зәйтүн мае, көнҗет, җитен мае, миләш, сырганак, балык мае, чикләвек
К витамины тән тиресе аз гына җәрәхәтләнсә дә бик нык кан китү, теш казналыклары канау, ашкайнату системасы бозылу, хәлсезлек кәбестә, брокколи, шпинат

Фикер өстәү