Язылышмый яшәү – җилбәзәклек галәмәтеме?

Россиядәге һәр унынчы кеше никахын рәсми рәвештә теркәмичә генә яшәүне хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашкан 34 яшькә кадәрге яшьләрнең 16 проценты язылышмыйча торырга да риза.

60 яшьтән өлкәннәр арасында андыйлар – 5 процент. 35 – 44 яшьлекләрнең 69 процентының никахы ЗАГСта теркәлгән. 24 яшькә кадәргеләр арасында бу сан – 17 процент. Ә сезнең «гаражданский брак»ка карата фикерегез ничек?

Гөлнара Габдрахманова, социолог:

– Социолог буларак, фикеремне әйтә алам. Россия буенча бу 10 процент булса, вазгыять төрле төбәкләрдә төрлечә. Әйтик, Кавказ, ислам төп дин булган дәүләтләрдә бу күрсәткеч түбән, Европада югарырак. Без 2011 – 2019 елларда Татарстан, Башкортстан, Төмән, Кырымда яшәүчеләрнең әлеге мәсьәләгә карата фикерләре белән кызыксындык. Андагы татарлар гаилә корып яшәүләрен әйттеләр. Арада ирекле никахлар да бардыр, әмма әйтергә оялалардыр. Никахсыз яшәү бүген бигрәк тә яшьләр арасында табигый хәлгә әйләнде. Яңа буын дөньяны башкача кабул итә. Бездә элек никахны теркәмичә яшәүләр юк иде, бу гадәт безгә Америка, Европа илләреннән килеп керде. Аннан качып булмый, ул киләчәктә дә булачак. Дәүләт, мәктәп, әти-әниләр гаилә кыйммәтле турында аңлатып торырга тиеш.

Фоат Садриев, халык язучысы:

– Модага иярергә була анысы, һәр нәрсәнең ахырын уйларга кирәк. Яшьләрнең бу гамәлен азгынлык, үзеңне кысадан чыгару дип саныйм. Бу тора-бара йөгәнсезлеккә китерәчәк. Нәтиҗәсен яшьләр кабат кияүгә чыккач яки өйләнгәч тоячак. Гомер буе начар сүз ишетеп яшәячәкләр. Ир-ат үзен алданган итеп тоячак. Бу инде хыянәткә, кул күтәрү, эчүчелеккә китерергә мөмкин. Аерым очракларда, бәлкем, болай яшәп карарга буладыр. Әйтик, тол калган ир яки хатыннарга. Алар инде бер тапкыр яшәп караган, холыкларын үзгәртә алмыйлар.

Нурбәк Батулла, хореограф:

– Һәр кешенең шәхси эше бу. Иманга бәйле интим тема, монда гомумиләштерергә ярамый. Динне дәүләткә катыштырырга ярамый, иркенлек булырга тиеш. Иманың бар икән, никах укыт! Никах ул – иманга гарантия. ЗАГСка бармыйча, гаилә коручыларга азгын дип бәя бирергә кем әле без? Никах укытып та, начар торучылар, шул ук вакытта укытмаганнар арасында да югары әхлаклы кешеләр бар.

Альбина, сатучы:

– Яшьлек җилбәзәклеге белән ирекле яшәүне аңлап бетермисең. Янәсе, хисләрне, бер-беребезгә ни дәрәҗәдә туры килгәнне сынап карау өчен кирәк бу. Тик мондый сынау күпме дәвам итәргә мөмкин? Өч ел, биш ел? Шуннан да артса, ир-ат татлы йокыга талачак. Ашарына пешкән, киеме юылган – рәхәт бит! Аңа хәтта бала да кирәкми башлый. Ир кеше үзендә бернинди җаваплылык тоймый. Мин үзем яхшы хатын булырга тырыштым. Иремнән 13 ел буе, әйдә язылышыйк, дигән сүзне көтеп яшәдем, тик ишетмәдем. Паспорттагы мөһер хатын-кызга үзен якланган итеп хис итәр өчен кирәк. Аерылышкач, йә фатирың, йә машинаң булмаячак. Кыскасы, тишек тагарак янында утырып калачаксың. Хискә алданып, акылыгызны югалта күрмәгез!

Сәрия Мифтахова сораштырды

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү